420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучы Рауль Мирхәйдәров Россия Фәннәр Академиясе академигы итеп сайланды.
«Төрле фәннәр буенча татар академиклары күп, ә әдәбият буенча мин - беренчесе. Белештем», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Рауль Мирхәйдәров Мәскәүдә яши. 79 яшь. Рус телендә иҗат итә. Аның әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителә. Китапларының гомуми тиражы 10 миллионнан артып киткән.