news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла «Никах» китабы турында: Хисаметдин Исмәгыйлев прозасында аерым тәм бар

Язучылар берлеге рәисе авторның «Никах» дип исемләнгән яңа китабына бәя бирде.

Ркаил Зәйдулла «Никах» китабы турында: Хисаметдин Исмәгыйлев прозасында аерым тәм бар
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «Казан утлары» журналы Татар китабы йортында Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китабын тәкъдим итте. Кичәдә Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла авторның фикер йөртүе үзенчәлекле булуын әйтте.

«Хисаметдин Исмәгыйлев прозасында аерым тәм бар. Бөтенләй башка язу өслүбе. Ул — сүз остасы. Мин аның бик талантлы автор икәнлегенә төшендем, үземнең бик күп нәрсәләрне белмәвемне аңладым. Аның бу китабын теләсә кайсы телгә тәрҗемә итеп чыгарырга була», — диде ул Татар китабы йортында чыгышында.

Хисаметдин Исмәгыйлев тәкъдим итү кичәсендә булган һәр кешегә рәхмәт әйтте һәм Әфганстаннан кәләш урлап алып кайткан татарлар, үзбәкләр, әфган сугышында катнашкан кешеләр белән аралашырга туры килгәнен сөйләде.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков китап укуны халыкның абруе, дәрәҗәсе дип атады. «Бүгенге көндә иң популяр китап — кесә китабы. Ул бик уңайлы. Текстлар җиңел, аңлаешлы булырга тиеш. Укучы йотлыгып, әсәрдән аерыла алмыйча укырлык итеп язу зарур», — дип билгеләп үтте ул.

«Никах» китабының мөхәррире Ландыш Әбүдәрова Хисаметдин Исмәгыйлевның әсәрләрендә чын ир-ат образлары булуына сокланган. «Мондый образлар соңгы елларда тансык, чөнки без хатын-кыз образларын күрергә ияләшкән», — диде ул.

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин әсәрне сайлаганда аның укылышлы булуына игътибар итүләрен искәртте. «Китапның чыкканына бер атна, инде меңнән артык данә сатылып беткән. Аның әсәрләрен укырга рәхәт, мавыктыргыч язылган», — диде ул әсәр турында.

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ әфган сугышында катнашкан татар егетләренең язмышы өр-яңадан ачылган дип саный. «Яңа кичерешләр, көтелмәгән чишелешләр күрәбез. Халык яшәргә тиеш дигән концепция ята», — дип бәяләде ул.

«Хисаметдин абый бүгенге көндә өч бала атасы, җиде онык бабасы. Ул авылында мәгариф һәм мәдәният учагын оештырган кеше. Үз кулы белән салган йорты бар, ул йортка бөтен райондашлар җыела. Яшерен-батырын түгел, ул профессиональ язучы түгел. Әмма язучылыкка сәләте ачылды», — диде абыйсы турында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков.

  • «Никах» — «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә чыккан өченче китап. Аның авторы — Хисаметдин Исмәгыйлевны татар әдәбиятын укучылар соңгы берничә елда гына белә башлады. Бу аның беренче китабы.


Хисаметдин Исмәгыйлев — 1953 елның 17 февралендә Башкортстанның Стәрлебаш районы Гөлем авылында туган. 1970 елда Стәрлебаш мәктәбендә унынчы сыйныфны тәмамлап, Стәрлетамак ветеринария техникумына укырга керә. 1975 елдан Уфадагы авыл хужалыгы институтында белем ала. 1980 елда Бәләбәйдә баш ветеринар табиб булып эшли. 1983 елдан Стәрлебаш районы Турмай авылында яши. Иптәше Рамилә Мидхәт кызы белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100