Фәрит Яхин: Хатыйп Миңнегулов безгә Сәйф Сараины Алтын Урда шагыйре буларак танытты

Ул Сәйф Сараиның Дөлкадир уллары әмирлегеннән булуын әйткән.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Фәннәр академиясендә әдәбият бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәрит Яхин әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов татар укучысы өчен Сәйф Сараины Алтын Урда шагыйре буларак танытты дип саный.

«Хатыйп ага Сәйф Сараи язган „Гөлестан бит-төрки“ әсәренең „Бәтхас бик“ кә аталуын һәм аның „хаҗҗибел-хөҗҗәб солтаны“ булуын белдерде. „Хаҗҗибел-хөҗҗәб солтаны“ титулы тарихта Багдад хәлифе тарафыннан мәмлүк солтаннарына бирелгән. Аларга хаҗиларның иминлеге өчен җаваплылык йөкләнгән», — дип аңлатты ул.

Фәрит Яхин әйтүенчә, бу мәгълүматны галимнәр кабул итмәскә дә мөмкин. Ул язучының туган урыны турында да аңлатма бирде: Сәйф Сараи үз туган җирен төгәл «Камышлы йорт» дип язып калдырган. «Камышлы» да, «Сары Камыш» та түгел, «Камышлы йорт» тип аталган авыл яки шәһәр бармы? Тарихта ул чыннан да булган», — диде галим.

Аның сүзләренчә, сәрйанилар (ассирияләр) аны «Бәт Залин» буларак әйткәннәр, төрки телгә «Камышлы йорт» дип тәрҗемә ителә. Фәрит Яхин аны Хәзерге Сирия белән Төркия чигендәге Камышлы каласы дип саный.

«Сәйф Сараи „Гөлестан бит-төрки“ не язганда анда Шаһбан Сүли (Сөюле) бәк әмирлек иткән. Димәк, әсәр аңа багышланган», — диде галим Сәйф Сараиның 700 еллыгына багышланган халыкара конференциядә.

Автор әсәрдә әмир «Гөлестаны Зиннәте бат хассы бик» дип, ««Гөлестаны Зиннәте йортының-иленең местәкыйль әмире» дип атый. «Бу ил тарихта „Дөлкадир уллары әмирлеге“ буларак билгеле. Ул 1337-1515 еллар арасында Киликиядә, татарча — Чокырыкчыда, төрекчә әйтсәк — Анатолиядә төзелгән һәм яшәгән мөстәкыйль кыпчак әмирлеклекләренең берсе», — ди ул.