news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәриф Камал әдәби бәйгесе лауреатларының әсәрләре альманах итеп тупланачак

Татар китабы йорты директоры Луиза Янсуар әлеге бәйгедә иҗатчыларның әдәбиятка яңалык алып килүе исәпкә алынганын әйтте.

Шәриф Камал әдәби бәйгесе лауреатларының әсәрләре альманах итеп тупланачак
Солтан Исхаков

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Шәриф Камал исемендәге әдәби премия лауреатларының әсәрләрен туплап, альманах итеп бастырып чыгарырга җыеналар.

«Нәшриятлар белән сөйләшеп, иҗатчыларның әсәрләрен альманах форматында бастырырга ниятлибез. Алга таба китап буларак та бастырасыбыз килә. Без авторны таныта белергә өйрәнергә тиеш. Шул очракта гына автор аудиториясе өчен эшли башлаячак», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татар китабы йорты директоры Луиза Янсуар.

Аның әйтүенчә, хәзер яшь иҗатчыларга игътибар зур. «Шәриф Камал әдәби премиясен үткәргән вакытта яшь иҗатчыларның әдәбиятка нинди яңалык алып килгәнен, нәрсә белән яшәгәнен белүне күз уңында тоттык. Җиңүчеләр арасында безгә таныш авторлар булды. Алга таба яңа авторларны ачу бурычын куйдык», — диде ул.

Әдәби премиядә Татарстаннан тыш, чит илләрдән дә катнашырга теләк белдерүчеләр булган. «15 яшьтән алып 20 яшькә кадәр авторлар бертөрле иҗат итсә, 20 — 30 яшьтәгеләр бөтенләй башка тәҗрибә, үзгә психология белән яза. Бер авторның иҗаты тоташ триллер иде. Киләчәктә укучыбызга юлны авторның үзенчәлеге ягыннан чыгып яра алабыз», — дип аңлатып үтте директор.

  • Әдәби премиядә «Чәчмә әсәр» юнәлешендә — Алинә Хәбибуллина, «Әдәби тәрҗемә» номинациясендә Азат Якупов җиңүче дип табылды.



Галерея: Шәриф Камал исемендәге әдәби премия йомгакларына багышланган матбугат конференциясе

Шәриф камал әдәби премиясе ике юнәлешне үз эченә ала — хикәя, новелла, кечкенә повесть, нон-фикшн жанрларына караган татар телендәге проза һәм әдәби тәрҗемә.

«Проза» номинациясенә — 18 эш, «Әдәби тәрҗемә» номинациясенә 33 эш кабул ителгән. Тәрҗемә юнәлешендә рус, инглиз, алман, төрек телләренә тәрҗемә эшләре килгән. Азәрбайҗан теленә тәрҗемә ителгән эш конкурстан тыш каралган. Иң яшь катнашучыга — 15, иң өлкәненә 28 яшь. Катнашучылар арасында мәктәп укучылары, студентлар, журналист, табиб, укытучы, тел белгечләре дә бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100