news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәриф Камал бәйгесе җиңүчесе: Әдәби тәрҗемә — миллион китерә торган эш түгел

Азат Якупов яхшы тәрҗемәче булыр өчен, телне камилләштереп, төрле өлкәләрне үзләштерергә кирәклеген әйтте.

Шәриф Камал бәйгесе җиңүчесе: Әдәби тәрҗемә — миллион китерә торган эш түгел
Солтан Исхаков

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең «Тәрҗемә» номинациясендә лауреаты Азат Якупов әдәби тәрҗемә өлкәсен хезмәт хакы аз түләнелә торган эш дип саный.

«Тәрҗемәче һәрвакытта әдәби тәрҗемә белән эш итә ала. Әдәби тәрҗемә миллионнар китерә торган эш түгел. Мин үземне тәрҗемәче итеп күрәм. Киеренке хәлдә булсам да, тәрҗемә иткәндә күңелем ял итә. Яхшы тәрҗемәче булыр өчен, телне камилләштерергә генә түгел, төрле өлкәләрне дә үзләштерү зарур. Киләчәктә бәйгедә тупланган тәҗрибәне кулланып, төрле әдәби әсәрләрне тәрҗемә итәргә ниятлим», — диде ул.

Азат фикеренчә, татар теле белән эш иткән тәрҗемәчегә татар әдәбияты, тарихы, тәрҗемә ителә торган телләрнең фәлсәфәсе, дине һәм көнкүреше белән таныш булу сорала.

«Әдәбиятта иҗат итүчеләр һәм әдәби әсәрләрне тәрҗемә итүчеләр бар. Ике өлкә дә бик күп иҗат көчен таләп итә. Әсәрне тәрҗемә итү — өр-яңадан образлар системасын булдыру, чынбарлыкны тасвирлау», — дип аңлатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100