Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Леонид Якунин Татарстан Конституциясен тулыландыру идеясен хуплады
Татарстан Дәүләт Советында республика Конституциясе көне уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәлдә Конституциягә комментарийлар өстәргә тәкъдим ителде.
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин Татарстан Конституциясен аңлатмалы комментарий белән тулыландыру идеясен хуплады. Бу хакта ул «Республика Конституциясе – хәзерге Татарстанның уңышлы үсеш нигезе» түгәрәк өстәлендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына сөйләде.
«Комментарий белән тулыландыру - бик шәп! Бу бит кайбер маддәләрне гади тел белән аңлатып бирәчәк. Минемчә, ул фикер алышулар һәм мондый түгәрәк өстәлләр нигезендә барлыкка килергә мөмкин», - диде парламентарий.
Татарстанның Төп Законын тулыландыру тәкъдиме белән алдан КФУ юридик факультетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире Евгений Солтанов чыгыш ясады. Ул шулай ук Татарстан Конституциясе көне уңаеннан үткәрелгән дискуссиядә катнашты.
«Түгәрәк өстәлдә катнашучылар әйткәнчә, нәкъ менә Конституция нигезендә республика барлык юнәлешләр буенча алга таба үсеш алды. Бу - рухи өлкә дә, икътисад та, социаль һәм башка өлкәләр дә», – диде Якунин.
- Бүген Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 27 ел тула. 1992 елда республика парламенты Төп Законны кабул итү өчен Россия төбәкләре закон чыгару органнары арасында беренчеләрдән булып тавыш бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз