ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Конституция үзгәрсә дә, төп кыйммәтләре үзәрешсез калды, дип саный Зилә Вәлиева

6 ноябрь 2019, 14:53 , Фото: Владимир Васильев

Конституция үзгәрсә дә, төп кыйммәтләре үзәрешсез калды, дип саный Зилә Вәлиева Беренче чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе урынбасары фикеренчә, Татарстан Конституциясе аны төзегән авторларның фәнни әзерлегенең югары дәрәҗәсен күрсәтә.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Конституция үзгәрсә дә, төп кыйммәтләре үзгәрешсез калды, дип саный “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры,1992-1995 елларда беренче чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Зилә Вәлиева. Бу хакта ул “Республика Конституциясе - бүгенге Татарстанның уңышлы үсеш фундаменты” темасына түгәрәк өстәл утырышында әйтте.

“Татарстан Конституциясе – Татарстанның бүген уңышлы үсеше фундаменты. Ул елларда күп эш беренче тапкыр башкарылды, яңа социаль практикалар, демократияне гамәлгә ашыру кораллары формалашты. Референдум турында сөйләштек. Депутатлар килеп китмәгән бер генә район мәдәният йорты да калмады. Депутатларның исем-фамилияләре белән белә иделәр. Бу чор драматик та, романтик та иде”, - дип бәяләде Зилә Вәлиева.

Аның фикеренчә, 27 ел эчендә Конституциягә замана ихтыяҗларына карап үзгәрешләр кертелсә дә, аның төп кыйммәтләре һәм фундаменталь нигезләре сакланган.

Зилә Вәлиева Конституцияне булдырганда, галимнәрнең фәнни әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. “Мин Удмуртиягә, Марий Элга шалтыратып, институционалистлар, дәүләтчелек белгечләре кирәк, дия идем. Миңа “нәрсә, кем...?” дип җавап бирә иделәр. Бездә генә шундый югары класслы белгечләр даирәсе иде", - дип әйтте.

Аның сүзләренчә, Конституция буенча экспертларның берсе, профессор Фляйнер документның фәнни әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үткән. "Югары фәннилек - безнең Конституциянең аерылгысыз өлеше”, – диде Зилә Вәлиева.
 
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент рәисе урынбасары буларак, ул елларда хатын-кыз җилкәсенә зур җаваплылык йөкләнгәнен искәртте. Фәрит Мөхәммәтшин да Зилә Вәлива фикерен җөпләп: "Фәнни җәмәгатьчелекнең роле зур иде", - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10