news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Леонид Толчинский: Мәгариф өлкәсендә реформа бара, бакалавриаттан специалитетка күчәбез

Леонид Толчинский: Мәгариф өлкәсендә реформа бара, бакалавриаттан специалитетка күчәбез
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Леонид Толчинский Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр һәм аларның уку-укыту эшчәнлегендәге йогынтысы турында сөйләде.

«Хәзер безгә бакалавриаттан барлык программаларны специалитетка күчерергә кирәк була. Белүегезчә, мәгариф өлкәсендә реформа башланды. Бу «экран сәнгате»ннән кала, барлык юнәлешләр буенча федераль дәүләт стандартлары булмавы белән катлаулана. «Экран сәнгате»нә специалитет буларак лицензиябез бар, анда телевидение, кино индустриясе һ.б. керәчәк», - диде ул.

Леонид Толчинский сүзләренчә, уку планын үзгәртү өчен федераль дәүләт мәгариф стандартларыннан читкә китеп булмый. «Аның өчен мин хәзер үк үзгәрешләр кертергә тиеш. Иртәгә иртән нәрсә буласын белмибез бит әле монда... Бу очракта без башка юлны сайлыйбыз: дисциплиналарның эш программаларына максималь төзәтмәләр кертәбез», - диде ул.

«Икенче проблема - бакалавриатта бюджет урыннары булмавы. Беләсезме, алар – түләп укучылар. Һәм алар беркемгә дә бурычлы түгел. Ул студентларның матди кызыксынулары – киләчәктә яхшы түләүле эшкә урнашу. Дүрт ел дәвамында белем алу өчен түлиләр дә, аннары бу акчаларны мөмкин кадәр тизрәк кире кайтарырга ниятлиләр. Өченче проблема – техник алгоритмнарның үсеше һәм йогынтысы, нейрон челтәрен машинада өйрәнү – бу эш планнарын җитди төстә эшкәртергә мәҗбүр итә», - диде декан.

Ул КФУ ректоры һәм ТР Журналистлар берлеге рәисе җитәкчелегендә һөнәри берләшмәнең иң абруйлы вәкилләреннән торган Попечительләр советы төзергә тәкъдим итте.

«Бу уку-укыту өлкәсе белән бәйләнеш булдырырга мөмкинлек бирер дип уйлыйм. Редакторлар, республика массакүләм мәгълүмат чараларын махсус бүлекләр, проектлар булдыру мөмкинлеген карарга чакырырга кирәк. Әлеге проектлар редакцияләр базасында югары мәктәп белгечләре ярдәме белән генә әзерләнә алыр иде», - дип йомгаклады югары мәктәп деканы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100