Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Журналист Наилә Әл-Айюби: Журналистлар белән очрашулар районнарда да оештырылсын иде
Тележурналист, Татарстан Журналистлар берлегенең Әлмәттәге бүлекчәсе рәисе Наилә Әл-Айюби Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында Татарстан Журналистлар берлеге әгъзаларының районнарда тәҗрибә уртаклашу, очрашулар уздыру мөмкинлеген булдыруны сорады.
«Илшат Әминовның «Татар-информ»да Ринат Билалов белән әңгәмәсен зур кызыксыну белән укыдым. Берлекнең уставтагы максатларыннан берсе – ТР Журналистлар берлеге әгъзаларының эшлекле иҗади активлыгы юнәлешендә журналистика өлкәсендә мәгариф системасын яхшыртуга ярдәм итү. Бу юнәлештә эшне көчәйтергә тәкъдим итәбез. Төп затлар – журналистлар катнашындагы вакыйгалар күбрәк булырга тиеш», - диде ул.
Аның фикеренчә, төрле семинарлар, мастер-класслар, тәҗрибәле коллегалар белән очрашулар Казанда гына түгел, районнарда да Журналистлар берлеге әгъзаларына үз осталыкларын арттырырга, танышырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирер иде.
«Бу – журналистларның элемтәләр урнаштырырга теләктәшлеген күрсәтү өчен бик яхшы мөмкинлек. Моннан тыш, журналистларга эштә һәм тормышта кирәк булган күнекмәләрне өйрәтергә кирәк дип саныйм. Шәхси үсеш ясау өчен төрле тренинглар да артык булмас иде. Мондый спикерларга зур акча кирәк, дип әйтерсез... Бу мәсьәләне бартер буенча хәл итеп була дип уйлыйм», - диде Наилә Әл-Айюби.
Ул берлек эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше - журналистлар өчен преференция программасы булырга мөмкин дип саный. «Россия Журналистлар берлеге шул юлдан бара. Шифаханәгә бару өчен ташламалар, льготалар, концертларга һәм театрларга билетлар журналистлар өчен бик яхшы ярдәм була алыр иде, чөнки журналистларның хезмәт хакы ташка үлчим», - дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз