news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскиның күп функцияле үзәге тиздән автотранспортны терки башлаячак

Казан шәһәренең Җиңү Проспектында урнашкан күп функцияле үзәктә автомобильләрне теркәү процессы тере чират тәртибендә алып барылмый.

Лениногорскиның күп функцияле үзәге тиздән автотранспортны терки башлаячак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Быел татарстанлылар Лениногорск шәһәренең күп функцияле үзәгендә автотранспортны терки һәм дәүләт номеры ала алачак. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

“Әлеге вакытта мондый хезмәт 2018 елның июлендә ачылган, Җиңү Проспекты, 214нче йорт адресы буенча урнашкан күп функцияле үзәктә генә күрсәтелә. Әлеге хезмәттән якынча 1800 кеше файдаланган.

КФҮ территориясендә кешеләрне юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре кабул итә. Номерны һәм әзер документларны алу өчен республика халкы приемга ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша языла ала. Кешеләр тере чират тәртибендә кабул ителми”, - диде Ленара Мозаффарова.

Аның сүзләренчә, әлеге вакытта Россиядә автотранспортны теркәү тәҗрибәсе Мәскәү һәм Казан шәһәрләрендә генә бар. Булган тәҗрибәне исәпкә алып, 2018 елның ахырында РФ күп функцияле үзәге Дәүләт автоинспекциясе һәм күп функцияле үзәкләрнең бүлекчәләренең үзара бәйләнешен киңәйтә торган закон проекты булдырды.

“Яңалык автомобильне күп функцияле үзәктә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәүләт инспекциясенә исәпкә куюга альтернатива буларак теркәү мөмкинлеген күздә тота. Инициатива күп функцияле үзәкләр бүлекләрендә транспорт чарасын теркәү эшләрен алып баручы Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре хезмәт итүен күзаллый. Әлеге хезмәт нәкъ менә шушы принцип буенча әлеге вакытта Татарстанда гамәлгә ашырылып килә”, - диде Ленара Мозаффарова.

  • Бүгенге көндә Татарстанда 57 “Минем документлар” офисы һәм 281 авыл җирлекләрендәге читтә урнашкан кабул итү пунктлары эшли. Һәр күп функцияле үзәктә 150дән артык хезмәт, шул исәптән федераль, региональ, муниципаль хезмәтләр күрсәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100