(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 2018 елның октябреннән “Минем документлар” офислары төзү эшләренең башы яки ахыры турында белдерү кәгазьләре кабул итә. Күп функцияле үзәкнең яңа хезмәте гамәлгә ашырыла башлаудан бирле 9 меңнән артык белдерү кәгазе кабул ителгән. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта билгеле булды.
“Әлеге хезмәт күп функцияле үзәктә федераль законны тормышка ашыру кысаларында барлыкка килде. Әлеге закон бакчачылык һәм шәхси торак йортлар төзегәндә хәбәр итү тәртибе кертте. Җиде эш көне эчендә хакимият йорт параметрларының хәзерге вакыттагы нормативларга туры килүен тикшерергә тиеш”, - диде Татарстанның Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Мозаффарова.
Төзү турында белдерү кәгазе күп функцияле үзәк аша бирелгән очракта билгеләнгән вакыт документны башкарма комитет белгечләренә тапшырган мизгелдән санала. Фактта әлеге срок документны курьер китерүгә дә вакыт китү сәбәпле артырга мөмкин.
“Башкарма комитет башта әлеге белдерү кәгазльләрен кабул итү һәм тутыру турында берни дә белмәде, чөнки әлеге яңалык шулкадәр тиз һәм кинәт кенә кертелде. Без үз көчләр белән аларны өйрәттек һәм шушы 9 мең гаризаны, ярдәм итү максатыннан, кешеләр өчен кулдан тутырдык”, - дип билгеләп үтте Ленара Мозаффарова.