news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск суд приставлары ЗАГС алдында туй кортежы автомобилен кулга алган

Транспорт чарасы хуҗасының кредит буенча 700 мең сум бурычы булган.

Лениногорск суд приставлары ЗАГС алдында туй кортежы автомобилен кулга алган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстанда әҗәтләрне түләтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе – милекне кулга алу. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның баш суд приставы Игорь Безуевский хәбәр итте. Мисал итеп ул Лениногорск районында булган очракны китерде.

“Лениногорск районы бүлегенең суд приставлары бурычлы кеше автомобилен эзләп табып, туй кортежында кулга алган. Әлеге кеше 700 мең сум күләмендә кредит буенча бурычын түләмәгән. Эзләү чаралары барышында бурычлы кешенең транспорты никахлашу сарае янында булуы ачыкланган”, - диде Игорь Безуевский. Ул машина хуҗасының кичекмәстән бурычларын тулы күләмдә түләвен әйтте.

Үз милкеннән мәхрүм итү перспективасы күпләрне әҗәтләрне түләүгә этәрә. Әйтик, ел башыннан бурычлыларның мөлкәтен кулга алуның 1300дән артык очрагы теркәлгән.

Әҗәтләрне мәҗбүри түләтү буенча башка чаралар да нәтиҗә күрсәтә. Алиментларны түләмәгән өчен, 16 меңнән артык кеше Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукыннан мәхрүм калган. Ике меңнән артык бурычлы кеше транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан чикләнгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100