news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленинград өлкәсе мөселманнары дини оешма төзеде

Санкт-Петербург мөхтәсибәтенә керү турындагы документны яңа мөхтәсибәт рәисе Ишбал Әбусаровка тапшырдылар.

(Казан, 2 март, “Татар-информ”). Ленинград өлкәсендә мөселманнарның җирле дини оешмасы барлыкка килде. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Луга шәһәрендә барлыкка килгән дини оешма мөселманнарның Ленинград өлкәсендәге теркәлгән икенче оешма булды. 

Санкт-Петербург мөхтәсибәтенә керү турындагы документ яңа мөхтәсибәт рәисе Ишбал Әбусаровка тапшырылды. Имам Дамир Хөсәенов Россия мөселманнары лидеры, мөфти шәйх Равил Гайнетдин һәм Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте имам-мөхтәсибе Дамир Мөхетдин исеменнән, әлеге урынның барлык кешегә миһербан һәм шәфкатьле булырга ярдәм итүен, дин юлында агарту урыны булу теләген әйтте, диелә әлеге хәбәрдә.

Оешма рәсми рәвештә Россия Федерациясенең Ленинград өлкәсе буенча Юстиция министрлыгы идарәсе карары белән 2018 елның 16 гыйнварында теркәлгән.

Узган шимбәдә тантаналы узган чарада Ленинград өлкәсе мөселманнар активы, Санкт-Петербург аксакаллары, шулай ук Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Наталья Тамбиева һәм Имамнар берлеге рәисе Дамир Хөсәенов катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100