news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит” акциясе буенча быел 400 шалтырату булган

Акциянең беренче этабы 12 марттан 23 мартка кадәр уза.

“Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит” акциясе буенча быел 400 шалтырату булган
Султан Исхаков

(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда  “Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит” акциясе кысаларында гражданнардан 400 дән артык шалтырату килеп ирешкән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Россия акциясенең беренче этабына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы урынбасары Кирилл Жданов хәбәр итте.

“Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит” Россия акциясенең беренче этабы 12 марттан 23 мартка кадәр уза. Аның икенче этабы, гадәттәгечә, көз көне үтә. Акция 2007 елдан бирле үткәрелә. Ул халыкны наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Наркоманиядән дәвалау, тернәкләндерү буенча квалификацияле ярдәм күрсәтү, консультация бирү кебек бурычларны күздә тота.

Кирилл Жданов акция кысаларында эчке эшләр органнарында, Республика наркологик диспансерында кайнар линия оештырылганын әйтте. “Шушы көннәрдә, 15 мартта, гражданнарны кабул итү буенча кайнар линия уздырылды. Шушы линия эше барышында дистәләгән шалтырату кабул ителде. Кайдадыр хокук бозу, җинаятьләр кылулары турында, дәвалану өчен кайда мөрәҗәгать итәргә һәм башка проблемалы сораулар буенча хәбәр иттеләр. Былтыр бу акция кысаларында 500 дән артык шалтырату килеп ирешкән иде. Гражданнарның активлыгы ярдәмендә 70тән артык җинаять ачыкланган, 160тан артык вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды. Быел 400дән артык шалтырату килеп ирешкән. Идарәдә кабул ителгән 30дан артык шалтырату буенча җинаятьләр ачыкланды”, - диде спикер һәм берничә мисал китерде. Ул Эчке эшләр министрлыгының бер фактны да игътибарсыз калдырмавын билгеләп узды.

Казанда “Горки” полиция бүлегенә килеп ирешкән хәбәр буенча, бер ир-атның үз өендә марихуана үстереп ятуы ачыклана. Фатирда моның өчен махсус җайланма корылган, наркотик үсемлекнең 20 дән артык үсентесе, 1 кг нан артык наркотик йолып алынган. Җинаять эше кузгатылган.

Әлмәттә гражданнар шалтыратуы буенча, фатирында притон оештырган кеше тоткарланган. Бу 14 март көнне була. Анда наркотиклар әзерләү предметлары, наркотик матдәләр табылган. “Бу гражданнин болай да учетта булган. Соңгы шалтырату буенча җинаять эше кузгатылган”, - диде Кирилл Жданов.

Казанның Лаврентьев урамында наркотиклар кулланалар, дигән хәбәр килеп ирешкән. Тикшерү барышында фатир хуҗалары наркотиклар куллану һәм аларны законсыз саклау буенча административ җаваплылыкка тартылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100