Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Легендар табиб Татьяна Емелина вафат булу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты
Бөек Ватан сугышы ветераны йөзенче яшендә вафат булды.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны һәм Татарстанның атказанган табибы Татьяна Емелинаның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша. Ул мәрхүмәнең сеңлесе Анна Емелина исеменә телеграмма юллаган. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Институт эскәмиясеннән үк хәрби-кыр хирургы буларак фронтка китеп, Татьяна Андреевна йөзләгән кешене коткарды, ә соңрак туган республикасының сәламәтлек саклау өлкәсен камилләштерүдә фидакарь хезмәт куйды», — диелә телеграммада.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татьяна Емелина тиңдәшсез шәхси батырлык һәм Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге булды, шулай ук үзен яраткан эшендә уңышка ирешә алды.
«Татьяна Андреевнаны белгән кешеләр аны чын ватанпәрвәр һәм искиткеч профессионал, тормышны һәм кешеләрне ихлас яраткан игелекле һәм зыялы хатын-кыз буларак хәтердә калдырачак. Мондый шәхесләр — безнең республиканың горурлыгы», — диде Татарстан Президенты.
Алдарак «Татар-информ» хәрби-кыр хирургы Татьяна Емелинаның йөзенче яшендә вафат булуын язган иде. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны «ТАССРның атказанган табибы» һәм «Сәламәтлек саклау отличнигы». Татьяна Емелинаның исеме «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә һәм Казанның Мактау китабына кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз