news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның сәламәтлек саклау легендасы Татьяна Емелина йөзенче яшендә вафат булды

Татьяна Емелина отставкадагы медицина хезмәте подполковнигы. Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Татарстанның сәламәтлек саклау легендасы Татьяна  Емелина йөзенче яшендә вафат булды
https://minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Йөзенче яшендә Татарстан сәламәтлек саклау легендасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби-кыр хирургы Татьяна Андреевна Емелина вафат булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татьяна Андреевна 20 яшендә фронтка китә. Ул Ленинград, Курск дугасындагы сугышларда, Украина, Молдавия, Польша һәм Германияне азат итүдә катнаша. Сугыштан соң үзен компетентлы, тәҗрибәле белгеч, чиксез тугры табиб һөнәренә таләпчән, принципиаль, энергияле һәм оста җитәкче буларак таныта. Ул гомерен балаларга һәм аналарга медицина ярдәме күрсәтүгә багышлый.

Хезмәт эшчәнлеге тәмамланганнан соң ветераннар хәрәкәтендә актив катнаша, яшь буынга патриотик тәрбия бирү белән бәйле иҗтимагый эш белән шөгыльләнә. Олы яшьтә булуга карамастан, яшьләр белән очраша, үзенең фронт юлы, медицина хезмәтенең хәрби көннәре, медикларның фронтта һәм тылда батырлыклары турында тәэсирле итеп сөйләгән. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан чыккан «Татарстан медикларының фронт юллары» китабын язган.

Татьяна Андреевна Емелина 1921 елның 25 гыйнварында Татарстан АССРның Биектау районы Чыпчык авылында туган. Балачагы һәм яшьлеге авыр шартларда үткән. Әтисе Казан шәһәрендәге дары заводында эшче булган, әнисе 13 бала тапкан, Татьяна бишенче булган. 1937 елда әтисе кинәт вафат була. Үлем алдыннан әтисе Татьянаны авыруларга ярдәм итү өчен, аларның гомерләрен саклап калу өчен медицина институтына укырга керергә, табиб булырга сорый.

1942 елда Кызыл Армия сафларына алына. Хезмәт хәрби-кыр хирургы буларак уза. Татьяна Емелина отставкадагы медицина хезмәте подполковнигы. Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. «ТАССРның Атказанган табибы» һәм «сәламәтлек саклау отличнигы»мактаулы исемнәренә лаек була. Татьяна Андреевна Емелинаның исеме «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә һәм Казанның Мактау Китабына кертелгән.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективы туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. «Татьяна Андреевна турындагы якты истәлек аны белгән һәркем күңелендә мәңгегә сакланыр», диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100