Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лавров Казандагы Халыкара мәгариф министрлары форумының әһәмиятен ассызыклады
Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында узучы 3нче Халыкара мәгариф министрлары форумы ачылышында Россия Федерациясенең Чит эшләр министры Сергей Лавровның видеосәламләве яңгырады. Ул әлеге форумның Россия өчен әһәмиятен билгеләп узды.
«Илдә педагогик һәм тәрбияви эшкә һәрвакыт аерым әһәмият бирелде һәм әлеге эшчәнлек дәвам итә. Быел Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, ел саен 2 мартта билгеләп үтеләчәк Остаз көнен булдыру очраклы түгел. Бу бәйрәм илебезнең фәнни педагогикасына нигез салучы Константин Дмитриевич Ушинскийның туган көне уңаеннан билгеләнгән. Ул үсеп килүче буынның дөньяга карашын формалаштыруда остазның роле турында күп язган. Бу юлы да кунакчыл Татарстан башкаласы Россиягә конструктив карашлы Глобаль көньяк һәм Көнчыгыш дәүләтләренең профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләрен кабул итте», – диде Лавров.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Шулай ук министр форумның Бөек Җиңүнең 80 еллыгында узуын да ассызыклады.
«Җиңүгә авыр сугыш шартларында үзләренең һөнәри бурычларын намус белән үтәүләрен дәвам иткән укытучылар, педагоглар үз өлешләрен кертте», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
- «Киләчәкне формалаштырып» форумы Россия Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Минем тарихым» гуманитар фәннәргә ярдәм фонды оештырган. Форумга 30дан артык дустанә ил вәкилләре килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз