news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Халыкара Мәгариф министрлары форумының пленар өлеше башланды

Казанда Халыкара Мәгариф министрлары форумының пленар өлеше башланды
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Казанда 3нче мәртәбә узучы Халыкара Мәгариф министрлары форумының пленар өлеше башланды. Аның эшендә Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов та катнаша. Пленар утырышка кадәр ул һәм катнашучылар «Киләчәкне формалаштырып» форумының экспо-зонасын карадылар. Биредә илнең мәгариф тармагында булдырылган заманча проектлар тәкъдим ителгән иде. Форум ачылышы РФ Президенты Владимир Путинның видеосәламләү чыгышыннан башланып китте.

«Форумның исеме тулысынча монда үтә торган чараларның эчтәлеген күрсәтеп тора. Игътибар үзәгендә – мәктәпләрнең, университетларның үсеше. Моңа яшь буынның тормыштагы да, һөнәрдәге уңышлары да бәйле. Иң мөһиме сез тәкъдим иткән яңа алымнар көндәлектә бөтен җирдә кулланылсын. Безгә мәгариф сәясәтендәге төрле катлаулы сорауларга җаваплар табарга туры килә. Глобаль тенденцияләр, заманча цифрлы технологияләрнең артуы, яшәешкә ясалма интеллект керүе – үзгәрешләр кертә», – диде Россия Президенты.

Шулай ук ил Президенты мәгариф өлкәсенә куелган бурычларны билгеләде.

«Мәгариф милли күпкырлылыкны саклауга хезмәт итүе, мәдәниятләрнең һәм традицияләрнең күптөрлелеген хуплавы мөһим. Мәктәп – бөтен тулылыгында белем һәм алдынгы компетенцияләргә укытырга гына тиеш түгел, ә мәгърифәти яктан агартуы да зарур. Яшь кешене тәрбияләргә, шәхес итәргә тиеш. Нәкъ шундый принцип белән эшли безнең мәгариф системасы», – дип ассызыклады ул.

  • Мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштырып» форумы 11-12 июнь көннәрендә үтә. Аны Россия Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Минем тарихым» гуманитар фәннәргә ярдәм фонды оештырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot