Тел мәсьәләсе белән проблемаларны күрми кала алмыйбыз. 10-20 елдан соң бүген язган кадәр язарлар микән, дигән курку бар. Шуның өчен без яшь авторларны җәлеп итәргә тырышабыз. Ул юнәлештә комплекслы эш бара. «Яңа исем» иҗат лабораториясе эшли. «Ятып калганчы, атып кал», – диләр бит. Без әлегә, зур ышаныч белән, анда катнашучылар әдәбиятның йөзен билгеләр, дип әйтә алмыйбыз. Ләкин без нидер эшләргә тиеш.
«Яңа исем» 3 нче сезонын башлады. Быел 4 остаз эшли. Яшь язучыларны шулар янына туплыйбыз, төрле формаларда әдәбият тарихын өйрәнәбез. Икенчедән, әдәбият теориясен бирәбез, өченчедән, үз иҗатларын популярлаштырабыз. Аларга иҗат иткәндә үз киңәшләребезне, дәресләр бирәбез. Әлбәттә, бөтенләй язарга теләмәгән кешене кулыннан тотып яздырып булмый. Аның өчен язып биреп тә булмый. Мондый вакытта мин болай дим: «Кешене талантлы булырга өйрәтә алмыйбыз, ә талантны кулланырга өйрәтеп була». Бу – безнең бурыч», – ди ул.
Ландыш Әбүдарова белән «Интертат» сайты өчен Раил Садретдинов сөйләште.