news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Минһаҗева: Татар балалар язучылары әсәрләрен тәнкыйтьләгән өчен үпкәли

Ләйлә Минһаҗева: Татар балалар язучылары әсәрләрен тәнкыйтьләгән өчен үпкәли
Салават Камалетдинов

Филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Ләйлә Минhаҗева Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә оештырылган «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә татар балалар әдәбиятындагы проблемалар турында сөйләде.

– Татар балалар әдәбияты - гомум әдәбиятның бер тармагы. Димәк, сүз сәнгате буларак, гомум әдәбиятка куела торган бөтен таләпләргә җавап бирә. Балалар әдәбиятының үзенә генә хас билгеләре дә бар.

Чыгыш ясаганнан соң еш кына татар балалар язучылары килеп, миңа үпкә хисләрен белдерә. «Без бит матур язабыз, нишләп син безне тәнкыйтьлисең? Нишләп безнең турында матур фикерләр әйтмисең?» – диләр. «Сезнең язганнарыгыз үткәндәге темаларны кабатлаудан тора. Бала образы кергән, ләкин өлкәннәр өчен язылган әсәр булып чыга», - дип җавап бирәм.

Мондый әсәрләр мактала алмый, чөнки бу галимнәргә, тәрбиячеләргә өстәмә эш йөкли. Эш барышында баланы кызыксындыру өчен әсәрләр арасыннан иң уңышлыларын сайлап алырга һәм аны тәрбия, белем юнәлешендә кулланырга тиеш булабыз. Димәк, мөгаллимнәребез, язучыларыбыз педагог та, психолог та булырга тиеш, дигән фикер туа.

Татар балалар әдәбияты нигезендә фольклор ята. Еш кына аны фольклорга нигезләнеп өйрәнә башлагач, әби-бабаларыбызның акылы гаҗәпләндерә. Нигезе ислам диненә, Коръәни Кәримгә, хәдисләргә бәйле принципларга таянган татар тәрбия системасы ул. Фәнни һәм дини тикшеренүләр күрсәткәнчә, бала анасы карынында чагында ук тыштан килгән тавышларны исендә калдыра. Әби-бабаларыбыз бала ана карынында вакытта ук тәрбия эшенә керешергә һәм аның турында уйларга кирәк, дигән фикерен әйткән. Моны аңлаган аналар, бала туганнан соң, балалар фольклорын файдаланып, баланы тәрбияләргә алынган.

Мәсәлән, бармак уены. Әби-бабаларыбыз безнең белән бу уенны бик яратып уйный иде. Моңарчы педагоглар, тәрбиячеләр безгә: «Кем эшләми, шул ашамый», - дип, аңлатып килде: Әлбәттә, бу дөрес. Ләкин бу бер генә яклы аңлатма.

Мавыктыргычларда сүзләр уены бар. Бер үк сүз кабатлана һәм баланың акылына сеңдерелә. Аеруча кече яшьтәге мәктәп балаларына телне өйрәткәндә бер үк сүзне кабатларга кушалар. Бу баланың хәтеренә сеңү өчен уңайлы. Игътибар итсәгез, бүгенге көндә реклама көн буена фәлән сәгать саен кабатланып тора. Нәкъ менә шушы хәтергә сеңдерү алымы рекламаларга күчерелде. Уен уйнаган вакытта телнең яңгырашына, сүзләрнең әйтелешенә баланың игътибарын җәлеп итәбез. Нигездә, туган телне үзләштерү омтылышы туа. Яңа төшенчәләр үзләштерү мөмкинлеге арта. Бармаклар белән уйнаган вакытта без балага карга, чыпчык, песнәк кебек кош исемнәрен кабатлыйбыз. Димәк, баланың күңелендә кошларның исеме сеңеп кала. Бу сөйләмне һәм телне үзләштерү ягыннан әһәмиятле. Туган телне өйрәнү өчен нигез барлыкка килә.

Бүгенге көндә балалар өчен иң авыры – сәламәтлек мәсьәләсе. Галимнәр кул терапиясен иң яңа үсеш технологиясе дип тәкъдим итә. Аның нигезендә моторика нигезе өчен төрле күнекмәләр, күнегүләр җыелмасы ята. Күнегүләр ярдәмендә баланың мускул һәм скелет системасын яхшыртабыз. Нәтиҗәдә, баланың игътибары арта, сөйләме яхшыра һәм яңа төшенчәләр үзләштерергә мөмкинлек туа.

Бармаклар уены моннан меңәр еллар элек әби-бабаларыз тарафынан кулланылган. Яңа технологияләр дип тәкъдим ителгән бу алымны әби-бабаларыбыз күптәннән кулланган булып чыга. Уен барышында баланың һәр бармагына тотынабыз, массаж ясыйбыз һәм балада алга таба килеп чыгарга мөмкин булган проблемаларны кисәтәбез. Әгәр мавыктыргычлар белән бәйле һәр уенны шушы рәвештә тикшерә башлыйбыз икән, әби-бабаларыбызның акылы гаҗәеп дәрәҗәдә көчле булуына тагын бер тапкыр ышанабыз.

Балалар әдәбияты нигезендә фольклор әсәрләре белән бергә классик әдәбият үрнәкләре дә булган. Нәкый Исәнбәт мәктәп-мәдрәсәләрдә Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре көйләп укылганлыгы турында яза. Игътибар иткән булсагыз, Совет чорында ел саен Ленин, Сталинга багышлап, калын китаплар чыгарылды. Алар балаларга үрнәк итеп куелды. Балалар әдәбиятының иң төп юнәлеше – үрнәк мисалында тәрбия. «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә дә Йосыф образы балалар алдында үрнәк буларак чыгарыла. Аның 72 тел белүе, зифа буйлы, нурлы йөзе, туры сүзле булуы һ.б. турында яза. Балалар шундый шәхес үрнәгенә омтылырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100