news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда төрки лингвокультурология проблемалары турында сөйләштеләр

КФУда төрки лингвокультурология проблемалары турында сөйләштеләр
Салават Камалетдинов

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы булды.

«Шунысы куандыра: ел саен әлеге конференциягә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм төрле илләрдән катнашырга теләк белдерәләр. Лингвокультурология – бик кызыклы фән. Бүгенге көндә галимнәр әлеге юнәлештә зур кызыксыну белән эшли. Шулай итеп, хезмәттәшләребез белән библиографик күрсәткеч булдырдык. Биредә татар телендә 1801-2017 елларда дөнья күргән хезмәтләрнең исемлеге тупланган», - диде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Шулай ук, ул институт галимнәре булдырган өч томлык этномәдәни сүзлек, «Адымнар» күптелле комплексы өчен әзерләнгән татар теле дәреслекләре белән таныштырды. «Ким дигәндә 10-15 том сүзлек эшләрлек материал бар. Дәреслекләр интернетка да куелыр дип уйлыйбыз, чөнки ул җырлар, аудиоязмаларны үз эченә ала. Әлеге юнәлеш буенча бай мирасыбыз бар. Бүгенге көндә без аны заман таләпләре буенча өйрәнүне дәвам итәбез», - диде.

Институт директоры туган тел көне тарихын искә алды. «1952 елның 21 февралендә Бангладешта бенгаль теленә дәүләт теле статусын бирүне таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Шул вакыйгаларны истә тотып, 1999 елда дөнья күләмендә ана теле көне буларак билгеләп итү карары кабул ителә. Ничек кенә булмасын, туган телебез, аның киләчәге турында сөйлибез. Татар телен өйрәнербез, үстерербез, сакларбыз дип өметләнәм», - диде Рәдиф Җамалетдинов.

«Туган тел – иң якын хатирәләр белән бәйле. Гаилә җылысы, туган як, ватан төшенчәләре дә күз алдына килә. Ел саен күбрәк телләр бар, саклана, дип әйтергә насыйп булсын иде. Туган тел турында Габдулла Тукайдан да матуррак, яхшырак әйтеп булмас иде. «Туган тел» шигыре күп телгә тәрҗемә ителеп, гимнга әйләнде», - диде Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгының Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина.

Аның фикеренчә, бүгенге көндә туган телләргә игътибар зур. «Быел федераль дәрәҗәдә туган тел укытучылары съезды үткәрелде. Татар теле укытучылары съезды сигезенче тапкыр узды. Республикада КФУда бюджет урыннарының булуы – шулай ук, телебезгә мөнәсәбәт, милләтебезне саклау юнәлешендәге эш. Без шушы институтта укытучы галимнәр белән эшлибез, бер генә дәреслек, программа да алардан башка язылмый», - ди ул.

«Татар телен саклау, үстерү, аны киләчәк буыннарга тапшыру, фәнни яктан өйрәнү – болар барысы да безнең югары мәктәптә башкарыла. Бездә барлыгы 1300дән артык студент укый. 2018 елдан күптелле мәктәпләр өчен белгечләр әзерли башладык. Нигездә, һәр елны татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлегенә бер төркем кабул итәбез», - диде Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.

КФУ доценты Фирүзә Сибгаева татар тел белемендә лингвокультурология фәне XX гасыр ахыры - XXI гасыр башында формалашканы турында билгеләп үтте. «Лингвокультурология – тел белеменең телдә миллилекне, мәдәниятне чагылдыру мәсьәләләрен өйрәнә торган юнәлеше», - диде ул.

«Бүгенге көндә барлык төрки халыклар да тел һәм мәдәният проблемаларын өйрәнүгә кереште. Татар тел белемендә татар лингвокультурологиясе мәктәбе оешты. Бу мәктәпнең җитәкчесе, лингвокультурологияне нәзари һәм гамәли яктан өйрәнеп, бер дистәгә якын монографик хезмәтләр язып бастырган, дистәләгән кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре белән җитәкчелек иткән галим – Рәдиф Җамалетдинов», - диде галимә.

Халыкара конференциясенә Татарстан, Саха - Якутия, Дагыстан, Алтай республикаларыннан, ерак һәм якын чит илләрдән, Кытай, Төркия, Казахстан, Үзбәкстаннан 160 кешедән гариза кабул ителгән. Пленар утырышта каллиграфчы Гөлназ Исмәгыйлова, галимнәрдән Ләйлә Минһаҗева, Миләүшә Хәбетдинова, Чулпан Четин һ.б. чыгыш ясады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100