news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева: Соңгы өч елда Татарстанда 26 мәктәп һәм 48 балалар бакчасы төзелде

Ләйлә Фазлыева: Соңгы өч елда Татарстанда 26 мәктәп һәм 48 балалар бакчасы төзелде
Владимир Васильев

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева соңгы өч елда Татарстанда 26 мәктәп һәм 48 балалар бакчасы төзелүен, быел 11 мәктәп һәм дүрт балалар бакчасы төзеләчәген әйтте.

«Өч ел эчендә республикада 955 белем бирү, 542 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм 363 азык-төлек блогы ремонтланды. Моннан тыш, 6 күптелле белем бирү комплексы төзелде. Бу безнең республиканың горурлыгы. Без үз алдыбызга туган тел һәм мәдәниятебезне саклаучы, шул ук вакытта төрле телләрне бик яхшы белүче укучыларны тәрбияләү бурычын куйдык», – диде ул Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге «ИТ-парк»та «Киләчәкне формалаштыру» Халыкара мәгариф министрлары форумының пленар утырышында.

Ләйлә Фазлыева 2011 елдан Татарстанда «Безнең яңа укытучыбыз» гранты гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. «1680 яшь педагог бүген халык һәм атказанган укытучылар кул астында республикада тәҗрибә туплый», - дип билгеләп үтте ул.

Форумга 31 дустанә ил делегациясе килде. Чарада барлыгы 101 чит илдән вәкил катнаша. Катнашучы илләр арасында Мисыр, Катар, Бразилия, Оман, Сенегал, Мали, Зимбабве, Үзәк Африка Республикасы, Сирия, Гарәп Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакистан, Мьянма, Куба, Венесуэла, Беларусь, Әрмәнстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан һ.б. бар.

Чараны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештыра. Эшлекле программа барышында катнашучылар икътисадны үстерүдә мәгарифнең роле, сыйфатлы белем бирүнең уңайлылыгы, яшьләр белән эшләү, балалар ялы, физик мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү, башка илләрдә рус телен укыту турында фикер алышты. Алар үзләренең уңышлары белән уртаклашты, ике яклы хезмәттәшлекне җайга салу, Россиянең алдынгы мәгариф технологияләрен бәяләп, илебезнең мәдәни мирасы белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100