news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева: Патриотик тәрбия формалаштыруның нигезе – ул хәтер

Ләйлә Фазлыева: Патриотик тәрбия формалаштыруның нигезе – ул хәтер
Фото: Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайты

ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева патриотик тәрбиянең нигезендә хәтер ятуын әйтте. Ул бу хакта ТР Министрлар Кабинетында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышындагы чыгышында билгеләп үтте. «Патриотик тәрбия формалаштыруның нигезе – ул хәтер. Хәтер тарихи вакыйгаларны ялганлауга юл куймый», – диде ул.

Ләйлә Фазлыева Ватанны саклаучыларның исемен мәңгеләштерү максатыннан басылган «Хәтер» китабын уникаль китап дип атады.

«Хәтер» китабының һәлак булган 375 мең, әсирлеккә эләккән 50 мең татарстанлы турында фактларны системалаштырылган 29 томы басылды. «Алар җиңү белән кайттылар» китабының 55 томында сугыштан исән-сау кайткан 270 меңнән артык татарстанлының исемнәре мәңгеләштерелгән. «Татарстанның тыл геройлары» китабының 15 томында 108 мең исем», – дип билгеләп үтте ТР Премьер-министр урынбасары.

Шулай ук, Ләйлә Фазлыева эзләү отрядларының эшен дә югары бәяләде. «Эзләү отрядлары ярдәмендә онытылырга мөмкин исемнәр илебез һәм иң мөһиме гаиләләр тарихында янәдән торгызылды», – диде ул.

«Ватан» берләшмәсе һәм бөтенроссия мәгълүмат-эзләү үзәге «Солдат медальоннарыннан исемнәр» китаплар сериясен төзи. 11 томда Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган 23 мең 250 хәрби турында биографик мәгълүматлар бар. 2023 елда без Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүдә эшне тулысынча үтәү номинациясендә 2 урынны алдык. Бүгенге көндә Татарстанда туган 224 кешенең исемнәрен мәңгеләштерү буенча чаралар тулысынча үтәлгән», – дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100