Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лаеш районында Италия терлек симертү предприятиесе ачылачак
Марат Әхмәтов әйтүенчә, Италия ширкәте районда 12-16 кешегә эш урыны булдырачак.
(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Италиянең Кремонини групп предприятиесе Татарстанда терлек үрчетүне планлаштыра. Вице-премьер, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта белдерде.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, Кремонини Групп ширкәтенең Оренбург өлкәсендә ит эшкәртү заводлары бар. Чимал җитмәү сәбәпле, алар Татарстанда терлекчелек белән шөгыльләнергә уйлый. 6 мең баш терлеккә исәпләнгән терлек симертү мәйданчыгы Лаеш районында ачылачак.
“Просто Молоко агро” компаниясе белән уртак проект – Италия оешмасының беренче адымы. Монысының нәтиҗәләреннән чыгып, республикада соңыннан шундый ук 2-3 мәйданчыкны урнаштыру турында сүз барды”, – дип сөйләде Марат Әхмәтов.
Министр әйтүенчә, “Кремонини Групп” “Просто Молоко агро” белән бергә уртак ширкәт төзергә һәм кредит алырга җыена. Проект 420 миллион сумга исәпләнгән. “Татарстанда авыл хуҗалыгы предприятиеләренә каралган традицион ярдәм күрсәтеләчәк”, – диде Марат Әхмәтов.
“Ширкәт беренче этапта бездәге хуҗалыклардан бозаулар җыеп, шуларны симертмәкче була. Киләчәктә ит токымлы терлекләрне үрчетергә телиләр”, – дип аңлатты министр.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, яңа ширкәт 12-16 кешене эш урынлы итәчәк. Ә инде терлек азыгы әзерләү кебек процессларны исәпкә алганда, Италия ширкәте 30 кешегә эш урыны булдырачак дигән сүз.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, проект язын старт алачак. Терлекләрне үрчетү мәйданчыгы Лаеш районының Ясная Поляна авылы тирәсендә, Балык Бистәсе белән чиктәш урында булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз