news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Лаеш" кошчылык комплексы эшчәнлеген торгызу ниятләнә – Марат Әхмәтов

"Фабриканың куәтен арттыру буенча потенциаль инвестор белән сөйләшүләр алып барыла", – ди министр.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Лаеш районындагы “Лаеш” кошчылык комплексында карантин чаралары төгәлләнеп килә, оешманы яңадан эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Татарстанның Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Игенчеләр сараенда журналистларга шулай дип билгеләп узды.

Искәртеп үтик, быел май аенда кошчылык фабрикасында кошларда А гриппы вирусы геномы табылган иде. Татар төбәкара ветеринария лабораториясенең тикшерү нәтиҗәләрен Владимир экспертлары да раслады.

“Лаеш кошчылык фабрикасында карантин чаралары тәмамланып килә. Әмма бер проблема бар: терлек һәм кошка дигән 1,2 мең тонна бөртеклекләр запасы белән нәрсә эшләргә? Без фабриканы шул ук милекчесе яки яңасы белән эшләтеп җибәрергә ниятлибез. Фабриканың куәтен арттыру буенча потенциаль инвестор белән сөйләшүләр алып барыла”, – дип белдерде Марат Әхмәтов.

Дуңгыз гриппына килгәндә, министр әйтүенчә, соңгы вакытта илдә Африка чумасы белән бәйле вазгыять берникадәр тынычланды. Әлеге мәсьәлә һәрдаим контрольдә тотыла, ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100