Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш районында «Чишмә» чиста су пунктларының бишенчесе ачылды
Яңа су алу пункты Столбище авылында урнашкан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Лаеш районында «Чишмә» чиста су алу пунктының бишенчесе Столбище авылында ачылды. Совет урамы 166д йорты янында урнашкан «Чишмә» суын һәркем бушка ала. Эчке якта су эчү өчен фильтр аша үткәрелгән, тышкы якта хуҗалык эшләренә алырга мөмкин булган чиста су ага.

Фото: © Энҗе Габдуллина
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов Столбище авылында чиста суның бик кирәк булуын билгеләп үтте.

Фото: © Абдул Фархан
«Столбище – шәһәр яны авылы. Монда халык күп яши, йортлар салалар. Иске сусаклагычларда хәзер бар халыкка да су җитми. Су белән монда һәрвакыт проблема. «Чишмә»ләр Столбищеда күбрәк тә кирәк. Без дә су системасын яхшыртырга тырышырбыз. «Чишмә»не ясаучыларга зур рәхмәт», – диде район башлыгы.
Шундый ук «Чишмә»ләр Лаешның Габишево, Усад, Сокуры авылларында да бар. Төшкә кадәр шундый ук пунктны Имәнкискә авылында да кулланылышка тапшырдылар. Проектның җитәкчесе, ТР Иҗтимагый палатасы вәкиле, реабилитация һәм адаптация үзәге генераль директоры Азат Гайнетдинов киләсе атнада Сиңгел авылында да «Чишмә» төзелә башлаячагын әйтте.

Фото: © Абдул Фархан
Азат Гайнетдинов программада катнашкан меценантларга рәхмәтен белдерде.
«Чишмә» проектын эшләүче, төзүче, ярдәм итүче егетләр басып тора монда. Меценатларның күбесе «без мактану өчен эшләмибез» дип исемнәрен яшерә. Әмма бу иганәчелекне күрсәтергә кирәк, чөнки башкаларга да үрнәк булырга кирәк. Зур рәхмәт сезгә, егетләр», – диде һәм район башлыгы белән берлектә иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Фото: © Абдул Фархан
Авыл халкы күз яшьләре белән төзүчеләргә рәхмәт әйтте. «Бу объект безгә бик кирәк иде. Су белән читенлек кичерәбез. Халык исеменнән төзегән кешеләргә бик зур рәхмәт», – диде алар.
«Чишмә» ачылышыннан соң халыкны казанда пешкән пылау белән сыйладылар.

Фото: © Абдул Фархан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз