news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Имәнкискә авылында мәчет янында «Чишмә» чиста су пункты ачылды

Имәнкискәдәге чиста су пункты Лаеш районында дүртенчесе.

Имәнкискә авылында мәчет янында «Чишмә» чиста су пункты ачылды
Энҗе Габдуллина

Лаеш районы Имәнкискә авылы мәчете янында «Чишмә» дип аталган чиста су алу пункты ачылды. Су пунктлары Лаешның Габишево, Усады һәм Сокуры авылларында да бар.

«Чишмә» ачу тантанасында Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов та катнашты.

«Бу федераль да, республика программасы да түгел. Монда бернинди дәүләт акчасы кермәгән. Бу эшмәкәр егетләребезнең халыкны сулы итү өчен куйган хезмәтләре. Аларга зур рәхмәт! Райондагы дүртенче «Чишмә» бу. Мәчет янында салынган «Чишмә» мәчетне дә матурлый. Бисмиллалы чишмәдән бисмиллалы су алып эчсәк, файдасы да, шифасы да булыр. Хөрмәтле авыл халкы, сезне шушы якты бәйрәм белән котлыйм», – диде Илдус Зарипов.

«Чишмә» чиста су алу пунктларында су 80-90 метр тирәнлектән чыга. Суның анализлары алынган, махсус фильтрация куелган. Ягъни, пунктлардагы су сәламәтлек өчен дә файдалы. 

Мәчет янында чиста су пунктлары ачу идеясе авторы – реабилитация һәм адаптация үзәге генераль директоры, ТРның Иҗтимагый палата вәкиле Азат Гайнетдинов. Ул Имәнкискәдәге «Чишмә»дә су 30 метрдан чыкты дип әйтте.

«Ике ай элек җирлек башлыгы Радик абый белән чәй эчеп утырганда ул: «Радик, безгә дә шундый кое кирәк иде», – диде. Аллаһ насыйп итте, иганәче дә табылды. Шул ук көнне дустыбыз эшмәкәр Рамил шалтыратты да: «Азат, мин дә эшлим әле сезнең белән», – диде. Алланың рәхмәте яусын. Бу безнең уртак эш», – дип сөйләде Азат Галимҗан улы. 

Чирпы авыл җирлеге башлыгы Радик Евдокимов «Чишмә» төзүчеләргә авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерде.

«Имәнкискә авылында сезне каршы алуыбызга без бик шат. Бүген авылыбызда зур бәйрәм. Бик саваплы, бик файдалы су чыганагы. Аны башлап, азакка кадәр җиткергән һәммә кешегә зур рәхмәт», – диде һәм авыл җирлеге исеменнән Азат Гайнетдиновка рәхмәт хаты тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100