news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Лаеш районы Луганск Халык Республикасына җибәрү өчен гуманитар йөк әзерли

Лаеш районы Луганск Халык Республикасына җибәрү өчен гуманитар йөк әзерли

Лаеш районы Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә җибәрү өчен гуманитар йөк әзерли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына район башлыгының матбугат секретаре Айгөл Әмирова хәбәр итте.

«Республика шефлыкка алган шәһәрләргә техника, кораллар, запас частьләр, җылы әйберләр җибәрәчәкбез», - диде ул.

Хәзерге вакытта Лаеш районы хакимияте вәкилләре махсус хәрби операция зонасында алгы сызыкта, анда район башлыгы Илдус Зарипов гуманитар йөк алып килде.

«Юлда барганда Луганск Халык Республикасын һәм Мариуполь шәһәрен уздык. Анда территорияне хәрабәләрдән арындыралар, зыян күргән йортларны төзекләндерәләр, яңаларын төзиләр», - диде Айгөл Әмирова.

Татарстан Луганск Халык Республикасының тагын бер шәһәрен – Рубежноены быелның маенда шефлыкка алды. Әлеге торак пункт Лисичанскидан кечерәк, ул яхшырак сакланган.

  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкыр белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк. Путин Россиягә яңа төбәкләрне кушуда «уртак язмыш һәм меңьеллык тарих» нәтиҗәләрен күргән.
  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Фото һәм видеоны «Татар-информ»га Айгөл Әмирова бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100