Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкне алып барды

Татарстанның Лаеш районы делегациясе Херсон юнәлешендәге частьта булды. Анда Лаеш егетләре хезмәт итә.
Район башлыгы Илдус Зарипов хәрбиләргә туганнарыннан һәм якыннарыннан сәлам, гуманитар йөк - тагылмалы арбалы УАЗ автомобиле, көймә, кирәкле эш кораллары, азык-төлек тапшырды, аларның яшәү шартларын карады.
«Егетләр молодец. Үзара ярдәмчел, сугышчан рух сизелә. Ә беләсезме, барыннан да бигрәк нәрсә гаҗәпләндерде? Өйдән меңнәрчә чакрым ераклыкта Туган илләрен саклап, алар якыннарын кайгырта. Энекәше яңа спорт комплексына йөри алырмы, әнисен ничек дәваларга алып барырга, дип борчылалар, районның ничек үсеш алуы белән кызыксыналар. Бөтен бу мәсьәләләрне үз өстебезгә алабыз», - дип сөйләде ул.
Шулай ук делегация составында алгы сызыкка «Балыкчылар җәмгыяте»ннән Юрий Салмин, Максим Салмин һәм Олег Емелин барды. Алар һәрвакыт хәрбиләргә зур ярдәм күрсәтә. Бу юлы солдатлар аларның әләменә имза куйды.

Фото: © Лаеш районы матбугат хезмәте
«Безне яхшы каршы алдылар, шулкадәр рәхмәт сүзләре әйттеләр! Әйтерсең, без алгы сызыкта, ә алар түгел. Аларның сүзләренчә, өйдән ярдәм алу бик мөһим. Шулай ук хәрби хезмәткәрләр үзләренең көнкүреш шартларын яхшы булдырган. Район башлыгы аларга шулай ук районда ниләр булуын, Габишевода спорт комплексы төзелеше башлануы, Лаешта күпкатлы йортлар төзелүен сөйләде, хәрби хезмәткәрләр ихлас сөенгән», - дип уртаклашты район башлыгы матбугат сәркатибе Айгөл Әмирова.

Фото: © Лаеш районы матбугат хезмәте
Украинада махсус хәрби операция 2022 елның 24 февраленнән бирле уздырыла. Аны РФ Президенты Владимир Путин башлап җибәрде. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде.
Россия Кораллы көчләр сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 номеры буенча белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз