Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш районы башлыгы Имәнкискәдә беренче класска баручы дүрт укучыга бүләкләр тапшырды
Мәктәп кирәк-яраклары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысасында бүләк ителде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Лаеш районы Имәнкискә авылында беренче класска быел тугыз бала бара. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында күп балалы гаиләләрдән булган дүрт укучыга мәктәп кирәк-яраклары тапшырдылар.
Район башлыгы Илдус Зарипов балаларга уңышлар теләде.
«Республикада, Россиядә беренче класска барган балаларга бүләкләр тапшыру акциясе бу. Балаларны котлыйбыз! Бишкә генә укысыннар, яхшы укысыннар. Исән-сау, сәламәт булсыннар», – диде Илдус Зарипов.
Мәктәп укучыларына бүләкләр тапшыру Имәнкискә мәчете янында «Чишмә» чиста су пункты ачылышында тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз