news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләбиб Лерон: Максудилар авылында истәлек ташлары куйдырмыйча туктарга исәп юк

Ләбиб Лерон: Максудилар авылында истәлек ташлары куйдырмыйча туктарга исәп юк
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон Биектау районында Ташсу авылында Садри һәм Әхмәтһади Максудиларга истәлек ташлары куйдыру максаты булуын әйтте. Бу хакта ул Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары белән очрашуда сөйләде.

«Шәхесләргә килгәндә, битарафлык һәм игътибарсызлык күңелне тырнап тора. Биектау районында Ташсу дигән авыл бар. Ул авылдан татарның атаклы шәхесләре Садри һәм Әхмәтһади Максудилар чыккан. Шушы ике шәхеснең авылында йорт нигезе урынында да, әтиләре тоткан мәдрәсә урынында да бернинди истәлек билгесе юк. Бер-ике ел элек авылда истәлек ташы куйдырырга дип, эшли башладык, хатлар да яздык, истәлек ташлары куйдырмыйча туктарга исәп юк. Бу шәхсән үземнән чыккан инициатива, аны каләмдәшләрем күтәреп алды, бу эшне ахырга җиткерербез дип уйлыйм», – дип сөйләде ул.

Ләбиб Лерон быел Биектауда Садри Максудига һәйкәл куелу ихтималы булуын әйтте. Ул күләгәдә калган, онытылып барган шәхесләрнең күп булуын да ассызыклады. «Шәхесләребез бихисап, безгә аларны өйрәнергә, калкытырга, алар яктысында милләтне дә яктыртырга насыйп булсын иде», – диде ул.

Агымдагы елны Бөтендөнья татар конгрессы «Шәхесләр елы» дип игълан иткән иде, шуңа бәйле рәвештә очрашуда шәхесләр темасы күтәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100