news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энҗе Шәйхетдинова: Халкыбыз арасында гаҗәп эшләр башкаручылар бар, әмма аларны белмиләр

Энҗе Шәйхетдинова: Халкыбыз арасында гаҗәп эшләр башкаручылар бар, әмма аларны белмиләр
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Бөтендөнья татар конгрессында эшләп килә торган «Дөнья» студиясенең баш мөхәррире Энҗе Шәйхетдинова эшчәнлекләре турында сөйләде. Ул халыкка үрнәк булырдай, тырыш кешеләрне күрсәтергә кирәк дип саный.

«Студиядә атна саен танылган шәхесләр белән әңгәмәләр оештырабыз, чаралардан репортажлар эшлибез. Без барыбыз да рейтинг күтәрергә, халык арасында популяр булган кешеләр белән интервьюлар эшләргә тырышабыз Әлбәттә, аларны кеше күбрәк карый, тик без рейтингка гына карарга тиеш түгел. Караулар әз булса да, без, журналистлар, халкыбызга үрнәк булырдай, зәвыклы кешеләрне күрсәтергә тиешбез», - диде ул төбәкләрдән килгән журналистлар каршында чыгышында.

Бөтендөнья татар конгрессы агымдагы елны «Шәхесләр елы» дип игълан иткән иде. Баш мөхәррир шул уңайдан «Шәхес фикере» дигән сәхифә булдыруларын әйтте.

«Халкыбыз арасында гаҗәп эшләр башкаручылар бар, әмма алар турында бер кеше белми. Күп эшләгән кешенең үзен күрсәтеп йөрергә вакыты юк, ул тыныч кына эшләп утыра. Шулай халкыбызга хезмәт итүче кешеләргә быел аеруча игътибар бирергә булдык. Яңа сәхифәдә аларның фикерләрен аерым да җиткерәбез», – диде ул.

Ул Биектау районында гармуннар төзәтүче останы искә алды. «Биектау районы Ямаширмә авылында яшәүче Халит абый халкыбызның гармуннарын төзәтә. Аның турында тапшыру чыккач, бөтен авыл караган. Шуны аңлатасы килә: без халкыбыз арасында булган шундый кешеләрне тартып чыгарабыз икән, аларны башкалар да күрә, бөтен дөнья белә», – диде ул.

  • 9-11 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды. Форумның соңгы көнендә төбәкләрдән килгән журналистлар «Татмедиа»да булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100