Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ләбиб Лерон хаҗ турында: Каләмдәшләремнең баруын телим
Ләбиб Лерон беренче төркем хаҗилар белән Хаҗдан кайтты.
Язучы, шагыйрь, журналист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ләбиб Лерон хаҗиларның беренче төркеме белән хаҗ сәфәреннән кайтты.
Ул самолеттан төшүгә үк алдагы елларда да барырга нияте булуын һәм үзе белән хатынын да алып барырга теләвен әйтте.
«Гарәфәт үзәнлегендә дә, Мина үзәнлегендә дә бик каты теләдем. Мин үземнең каләмдәшләрнең баруын телим. Үземнең гаилә әгъзаларына да телим. Насыйп итсә, алдагы елларда хатыным белән барырга иде дип йөрим. Насыйп булса, киләсе елда да барам», – диде ул.
Ләбиб Лерон сүзләренчә, хаҗ кылганнан соң яңа тормыш башланган кебек була.
«Хәзер өстеңә бик күп җаваплылык аласың, күп әйберләр арткы планга күчә. Яңа тормыш башланган кебек. Әйтеп бетерә алмый торган тәэсирләр. Рәхәтлекләре дә, рәхәт кыенлыклары да булды. Барыбер дә милләт өчен, халкыбыз өчен дип, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен яшибез», – диде ул.
- Төнге икедә Казанның Габдулла Тукай исемендәге халыкара аэропортка Хаҗ сәфәреннән 67 хаҗи кайтты дип язган идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз