news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Камил Сәмигуллин җитәкчелегендәге хаҗилар төркеме Казанга кайтты

67 хаҗины Казан аэропортында каршы алдылар.

Мөфти Камил Сәмигуллин җитәкчелегендәге хаҗилар төркеме Казанга кайтты
Абдул Фархан

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге хаҗилар төркеме Казанга кайтты.

67 хаҗины Казанның Габдулла Тукай исемендәге халыкара аэропортында каршы алдылар.

Хаҗ сәфәреннән кайтучылар арасында иң беренче булып Камил хәзрәт Сәмигуллин чыкты. «Һәрбер Хаҗыбыз - ул беренче Хаҗ сыман. Ел саен нәрсәдер үзгәреп тора. Быел оештыру бик яхшы иде. Беренче чиратта Президентыбызга, сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәт», – дип әйтте Камил хәзрәт.

Хаҗ сәфәренә беренче тапкыр баручы Фәния Садретдинова «Хаҗдан икенче кеше булып кайтып киләбез», диде.

«Хаҗдан башка хисләр белән кайттык. Анадан яңа туган кебек. Төркемебез бик дус, тату булды, авырлыкларны сизмәдек. Бөтен кешегә дә шунда барып кайтырга язсын», – дип тә теләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100