news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үләнкүл авылы җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина: Себер татарлары аерым милләт түгел

«Без үзебезне югары культуралы бөек татар халкы дип саныйбыз», — диде Омск өлкәсе татары.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Омск өлкәсе Үләнкүл авылы җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина Себер татарлары телен бары тик диалект кына булуын искәртте һәм җирле халыкның татар милләте булуын әйтте.

«Себер татарлары теле бары тик диалект кына, диалектлар теләсә кайсы милләттә таралыш алган. Себер татарлары аерым милләт дигән фикер белән килешмибез. Без үзебезне бер милләт — югары культуралы бөек татар халкы дип саныйбыз. Һәр дүрт татар авылы кешеләре дә шулай уйлый», — диде ул.

Ләйлә Мөхәммәтшина Себер татарларын зирәк һәм акыллы булуларын әйтте. «Без җанисәптә татар дип язылабыз», — дип сөйләде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100