Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әл-Акъса мәчетендә җомга намазы тыныч үткән
Шәйх Гали узган атнада мәчеттә намаз укырга теләүче мөселманнар өчен яшь буенча чикләүләр керткән Израил хакимиятенең бу гамәлен гаепләп чыккан.
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Ун меңгә якын палестинлы соңгы өч атнада беренче тапкыр оккупацияләнгән Иерусалимның көнчыгышында - исламның изге урыныннан берсе саналган Әл-Акъса мәчетендә җомга намазын тыныч кына укый алган. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.
Мәчет имамы Шәйх Мөхәммәд Сәлим Мөхәммәд Гали вәгазь вакытында Әл-Акъса мәчете мөселманнарның уртак байлыгы икәнен искә төшергән. Ә мәчет мәхәлләсенең эшчәнлеге белән Иерусалимның Ислам фонды администрациясе идарә итә.
Шәйх Гали узган атнада мәчеттә намаз укырга теләүче мөселманнар өчен яшь буенча чикләүләр керткән Израил хакимиятенең гамәлләрен гаепләп чыккан.
Имам белдерүенчә, Израил хакимиятенең хокукый яктан каршы килә торган гамәлләренә мөселманнарның бердәм каршы чыгуы мөһим.
Исегезгә төшерәбез, Израил полиция хезмәткәрләре 14 июльдә өч палестиналыны атып үтерә. Әлеге вакыйга ислам диненең изге гыйбәдәнханәсе – Әл-Акъса мәчете янында була. Израил ягы версиясе буенча, кораллы палестиналылар хокук тәртибе сакчыларына ут ача. Израилдә Әл-Акъса мәчетендә җомга намазлары тыелу турында игълан итәләр. Әлеге карар халыкның иминлеген тәэмин итү өчен кабул ителде, дип аңлатыла.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, үз чиратында шулай ук “Әл-Акъса” мәчетен ябуны гаепләп, фикерен белдергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз