news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым татарлары үзләрен Россиядә татарлар яшәгән төбәкләр энциклопедиясенә керттермәгән

"Без аерым халык, безне үз эчегезгә "йотмагыз", – дигән үтенеч белән чыккан алар энциклопедияне төзүче Татарстан галимнәренә.

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Россия Федерациясендә татарларның күпләп яши торган төбәкләре” энциклопедиясенә кырым татарлары кертелмәгән. Бу хакта бүген Татарстан Фәннәр академиясендә әлеге басманы тәкъдим итү чарасында мәгълүм булды.

Тәкъдим итү чарасында катнашучыларны кырым татарларының ни сәбәпле энциклопедиягә кертелмәве кызыксындырды. Басманы төзүчеләр хәбәр итүенчә, әлеге проект гамәлгә ашыра башлаганда, Кырымнан махсус килгән делегатлар: “Безне үз энциклопедиягезгә кертмәсәгез иде. Без аерым халык һәм безне үз эчегезгә “йотмагыз”, дигән үтенеч белән чыккан.

“Россия Федерациясендә татарларның күпләп яши торган төбәкләре” энциклопедиясенә кимендә 1 меңнән артык татар яшәгән төбәкләрне җыйганнар. Басмада урын алган төбәкләр арасында татарлар иң аз яши торган регион булып Магадан табылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100