Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кыргызстанның халык шагыйре Маркабай Ааматов: Әдәби багланышлар илләрне дуслаштыра
«Без бер юл үттек, шул еллар эчендә һәрдаим илләрнең бердәмлеге, дуслыгы, туганлыгы мәсьәләләре өчен борчылдык», - диде шагыйрь.
Кыргызстанның «Ала-Тоо» журналы баш мөхәррире, Кыргызстан Республикасының халык шагыйре Маркабай Ааматов фикеренчә, әдәбият арасындагы багланышлар һәрдаим илләрне берләштереп, дуслаштырып, туганлаштырып тора.
«Советлар союзы тарихында без «Казан утлары» журналы кебек үк, бер юл үттек. Шул еллар эчендә һәрдаим илләрнең бердәмлеге, дуслыгы, туганлыгы мәсьәләләре өчен борчылдык. Мәдәни бәйләнешләр алга таба да дәвам итәр, максатыбыз, үзара хезмәттәшлегебез, бәйләнешләребез бар», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Аның әйтүенчә, «Ала-Тоо» журналының яңа санында «Казан утлары» журналы авторларының әсәрләре басылып чыккан. «Казан утлары» журналының йөз еллык юбилее булса, безнең әдәби журналга 90 яшь булды. Өлкән буын безгә юл күрсәтте, хәзерге көндә без яшьләргә юл салырга тиеш. Алар да дуслык күперен төзер дигән өмет белән яшибез», - дип сөйләде Маркабай Ааматов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз