news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: Милли әдәбиятыбызны үстерү – «Казан утлары» журналы кулында

«Бергәләп яшәү, милли-мәдәни үсештә булу мөһим. Туган телләребезне, әдәбиятыбызны ныгытырга язсын», - диде Шамил Садыйков.

Шамил Садыйков: Милли әдәбиятыбызны үстерү – «Казан утлары» журналы кулында
Солтан Исхаков

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Казан утлары» журналының йөз еллыгы уңаеннан, бертөркем төрки илләрдән килгән язучы-зыялылар белән очрашты.

«Бергәләп яшәү, милли-мәдәни үсештә булу мөһим. Без һәрвакытта бер-беребезгә булышып, аралашып яшәдек. Бабаларыбыз, әтиләребез дә гасырлар дәвамында шундый элемтәләр корган. Алга таба да бергәләп эшләргә, туган телләребезне, әдәбиятыбызны ныгытырга язсын. Туган телдә сөйләшү – мөһим ихтыяҗ. Милли әдәбиятыбызны үстерү - шушы журнал кулында», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Шамил Садыйков юбилей кичәсен йөз еллыкта иң төп вакыйга булуын әйтте. «Казан утлары» журналы – безнең әдәбиятның нигезе. Татар тарихындагы нинди генә язучы, шагыйрьне искә алма, барысы да шушы журналда эшләгән, милли мәдәнияткә нигез салган. Юбилей кичәсен тугандаш төрки халыкларыбызның вәкилләре катнашында үткәрү - зур дәрәҗә», - дип билгеләп үтте ул.

Соңрак «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры «Казан утлары» журналы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең рәхмәт хатын Кыргызстанның «Ала-Тоо» журналы баш мөхәррире Маркабай Ааматов, «Касым» Казахстан әдәби-иҗтимагый журналының баш мөхәррире Серик Сагынтай, Азәрбәйҗанның «Интеллектуаль хокук үзәге» директоры Илгар Төркуглы,

Кабарда-Балкар Республикасының «Мәңге Тау» балкар журналы баш редакторы Әскәр Додуев, Якутия (Саха) Республикасының «Чолбон» әдәби-иҗтимагый журналының баш мөхәррире Гавриил Андросов, Башкортстан Республикасы «Шоңкар» журналының баш мөхәррире, язучы Айгиз Баймөхәммәтовка рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100