news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кыргызстан Президенты Миңнехановка «Рух Ордо» мәдәни үзәге буйлап экскурсия үткәрде

Кыргызстан Президенты Миңнехановка «Рух Ордо» мәдәни үзәге буйлап экскурсия үткәрде
Фото: видеодан скриншот

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанга сәфәре кысаларында Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров белән очрашты. Ил лидеры аралашу форматын үзгәртергә тәкъдим итте һәм Миңнехановны парк буйлап йөреп килергә чакырды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм- каналында хәбәр итә.

Жапаров Миңнехановка Чыңгыз Айтматов исемендәге «Рух Ордо» мәдәни үзәге буйлап экскурсия үткәрде.

«Биредә мәшһүр Ыссык-күлнең матурлыгы белән хозурланырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Галимова.

Искәртеп үтәбез, элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров белән сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтү турында фикер алышуы турында язган иде. Рөстәм Миңнеханов товар әйләнешенең 138 миллион долларга кадәр артуын, авыл хуҗалыгы техникасы, нефть химиясе һәм хәләл продукция сатуга карата кызыксыну белдерүен, шулай ук татар һәм кыргыз халкының мәдәни якынлыгын билгеләп үтте. Жапаров кар барсын саклауга багышланган форумда катнашкан өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанның халыкара диалогка керткән өлешен югары бәяләде.

Видео: Лилия Галимованың Телеграм-каналы видеосы

news_right_1
news_right_2
news_bot