news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстан белән Кыргызстан арасында товар әйләнеше өч мәртәбә артуын белдерде

Миңнеханов Татарстан белән Кыргызстан арасында товар әйләнеше өч мәртәбә артуын белдерде
Фото: ТР Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Жапаровка кунак итеп чакырганы өчен рәхмәт белдерде һәм Россия белән Кыргызстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр контекстында хезмәттәшлекне ныгытуның мөһимлеген искәртте. Шулай ук Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кар барсын саклау темасы Татарстанга аеруча якын. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов сүзләренчә, узган ел йомгаклары буенча Татарстан белән Кыргызстан арасында товар әйләнеше, соңгы елларда өч тапкыр артып, 138 миллион доллар тәшкил иткән. Шул ук вакытта, республика Рәисе билгеләп үткәнчә, товар әйләнеше структурасы диверсификацияләнгән, ә Татарстанның кайбер предприятиеләре Кыргызстан базарында уңышлы эшләп килә. Аерым алганда, Миңнеханов КАМАЗ дилерлык челтәренең актив эшчәнлегенә игътибар юнәлтте.

«Без Татарстанның алдынгы компанияләренең Сезнең илдә эшчәнлеген киңәйтү белән кызыксынабыз», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Авыл хуҗалыгы техникасы, нефть химиясе продукциясе, автомобиль шиннары һәм хәләл сегмент товарларын сату өстенлекле юнәлешләр буларак телгә алынды.

Фото: © ТР Рәисенең матбугат хезмәте

Республика Рәисе гуманитар элемтәләрне үстерүгә аерым игътибар бирде. Ул татар һәм кыргыз халкының мәдәни һәм тарихи якынлыгын, тел һәм дин уртаклыгын искәртте. Аның сүзләренчә, Чыңгыз Айтматов ике халыкны берләштерүче шәхес булып кала.

Моңа җавап итеп, Кыргызстан Президенты илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен югары дәрәҗәдәге сәфәрләрнең әһәмиятен билгеләп үтте. Ул Миңнехановның кар барсын саклау форумында катнашырга чакыруны беренчеләрдән булып кабул итүен искәртте һәм чарада шәхсән катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

Садыр Жапаров Татарстан халкын булачак бәйрәм белән котлап, Корбан бәйрәме алдыннан очрашуның символик мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук Казанга сәфәрләре турында җылы хатирәләре белән уртаклашты һәм 2024 елда узган БРИКС саммитының югары дәрәҗәдә оештырылуын әйтте. Моннан тыш, дәүләт башлыгы Kazan Forum форумының әһәмиятен искәртте.

«Россия - Ислам дөньясы» форумы - Татарстанның визит карточкасы. Бу - Россия һәм Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләре арасындагы үзара багланышлар өчен яхшы мәйданчык. Әлеге платформаны актив кулланабыз», - диде Садыр Жапаров.

Фото: © ТР Рәисенең матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot