Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Кыр көне» уңаеннан «Казан-Экспо»да Сергей Лазарев белән Mary Gu чыгыш ясаячак
«Кыр көне»нә Камал театры һәм Җиңү Проспекты тукталышларыннан бушлай автобуслар йөриячәк.
6-9 июль көннәрендә «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә бөтенроссия «Кыр көне» үтәчәк. Чара уңаеннан 8-9 июльдә Россиянең танылган артистлары Сергей Лазарев, Юлиана Караулова, Mary Gu, Хабиб чыгыш ясаячак. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министр урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
«Чаралар авыл хуҗалыгы белән бәйле кешеләргә генә түгел, шәһәр халкына да кызыклы булачак. Зурлар һәм балалар өчен күңел ачу программасы, шул исәптән тракторларда экстремаль ярышлар оештырыла. Гастрофестиваль кысаларында егермедән артык азык-төлек сату һәм төрле кухня нокталары тәкъдим ителә. Төрле конкурслар, иҗат коллективлары чыгышы тәкъдим ителә, балалар өчен спорт конкурслары, аттракцион, батутлар оештырыла», – диде министр.
Чит төбәктән килгән кунаклар татар утары белән таныша алачак. Кунаклар өчен махсус кечкенә Сабантуй үткәрергә уйлаганнар. Марат Җәббаров әйтүенчә, төбәкләрдән килгән кешеләр капчык киеп йөгерү, йомырка кабып йөгерү, чүлмәк вату, көянтә белән йөгерү, ярымавыш баганага менү, бүләк кисү кебек ярышларда катнаша алачак. Шулай ук чәкчәк пешерү, чигү, күн мозаиккасы буенча остаханәләр дә оештырала.
Шәһәр халкы өчен Камал театры һәм Җиңү Проспекты тукталышларыннан бушлай автобуслар йөреп торачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз