Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Җәббаров: «Кыр көне»ндә авыл хуҗалыгының бөтен мәсьәләләре күтәреләчәк
Татарстанда россиякүләм «Кыр көне» үткәрелә.
6-9 июль көннәрендә Лаеш районында урнашкан «Казан-Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә россиякүләм «Кыр көне» үткәреләчәк. Чарада алтмыш төбәк, шул исәптән Херсон һәм Луганск өлкәләреннән 250 компаниянең күргәзмәсе көтелә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министр урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
Россиякүләм «Кыр көне» елда илнең төрле төбәкләрендә үткәрелә. Татарстанда «Кыр көне» соңгы тапкыр 2017 елда булган. 250 оешма күргәзмәсе 40 гектар территориядә урнаштырылачак. Күргәзмәдә өч йөздән артык авыл хуҗалыгы техникасын күреп булачак.
«Бу чара масштаблы, грандиоз һәм онытылмаслык булачак. Күргәзмә барышында селекция, агрохимия, үсемлекләрне саклау өлкәсендәге яңа эшләнмәләр белән танышырга мөмкин була. Тармак казанышларын тәҗрибә кырларында, демонстрацион делянкаларда, полигоннарда бәяләү мөмкинлеге дә тудырылды. Әлеге сынау участогында ике йөз сиксәннән артык бөртекле, азык, техник, майлы культуралар үрнәкләре тәкъдим ителәчәк», – дип таныштырды министр.
«Казан-Экспо» территориясендә җир эшкәртү буенча ярыш, күргәзмә заллары, кичке күңел ачу чаралары, концертлар, шулай ук егерме биштән артык эшлекле чара көтелә. «Кыр көне» барышында Россиянең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев җитәкчелегендә пленар утырыш үткәреләчәк. Марат Җәббаров утырышның үзәк вакыйга булуын әйтте. Пленар утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.
«Дүрт көн эчендә авыл хуҗалыгының бөтен мәсьәләре күтәреләчәк. Корылык, иминиятләштерү, терлекчелек, урып-җыю компанияләре, көзге чәчүгә әзерлек, экспорт, санкция мәсьәләләре турында да сөйләшү була. Без һәр түгәрәк өстәлне дә планлаштырдык», – диде Марат Җәббаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз