news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курган өлкәсендәге татар авылы Эчкендәге янгында кимендә 5 кеше һәлак булган

Һәлак булучыларның берсе - җырчы Ярамир Низаметдиновның туганы.

Курган өлкәсендәге татар авылы Эчкендәге янгында кимендә 5 кеше һәлак булган
Авыл халкы төшергән фото

Бүген төнлә Курган авылы Эчкен (Йолдыз) авылындагы янгында 6 кеше кеше һәлак булган, дип хәбәр итте «Татар-информ»га авылның имам-хатыйбы, эшмәкәр, милли оешма җитәкчесе Әхмәдулла Хәбибуллин.

«Урман ягыннан утлы өермә рәвешендә килгән янгын авылны кырык минут эчендә көлгә әйләндерде. Янгында авылдан 6 кеше һәлак булды», - диде ул «Татар-информ»га. 5 кешенең мәете табылган, алтынчы кешене таба алмыйлар. Авыл халкы бу югалган кешене дә һәлак булгандыр дип фаразлый.

Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Курган өлкәсе татар конгрессы рәисе Марат Юнысов та раслады.

Әхмәдулла Хәбибуллин мәгълүматлары буенча 360 йорт янган, мәчет һәм бер урам гына зыян күрмәгән.

Мәктәп укытучысы, мәктәп автобусын йөртүче Рауш Галиев сүзләренчә, һәлак булучыларның күпчелеге өлкән яшьтәге, күзләре күрмәгән, инвалид кешеләр.

Җырчы Ярамир Низаметдинов Эчкендәге янгында үзенә туган тиешле кешенең һәлак булуын әйтте. Шаһитлар сүзләренчә, ул янгыннан качарга теләп базга төшкән һәм шунда тончыгып үлгән. Җырчының нигез йорты янгында зыян күрмәгән.

Авылда 360 йорт янган, 90 йорт – бер урам һәм мәчет зыян күрмәгән.

Бөтендөнья татар конгрессы янгында зыян күрүчеләргә ярдәм җыя

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100