Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Күпләп каз асраучы Зиннур Фәйзетдинов: Казлар асрау электән үк килә
Түбән Каманың Колмакчы авылында «Каз өмәсе» этнофестиваленең төп өлеше Фәйзетдиновлар гаиләсе йортында үтте. Йорт хуҗасы Зиннур Фәйзетдинов бу хакта тулырак сөйләде.
«Шушы авылда туып-үстем. Бу – төп йорт. Казлар асрау электән үк килә. Бервакыт беразга тукталып та торды бу эш. Замана шаукымы белән башка терлек асрауга күчтек. Тормыш иптәшем белән ике бала үстердек. Казларга килгәндә, без аларны бәбкә килеш үк алабыз. Сулык ераграк, шуңа күрә бакчада бассейн шикелле урын ясап куйдым. Шунда рәхәтләнеп коеналар», – диде ул «Татар-информ»га.
Әңгәмәдәш сөйләвенчә, алар ел саен каз алып үстерә. Быел 40 баш каз алганнар. Гадәттә «Линда» токымлыларын алабыз, диде ул.
«Инде икенче ел рәттән шушылай зурлап өмә үткәрәбез. Элек килен-җиңгиләр генә җыела торган иде, хәзер менә бөтен авыл һәм район белән бәйрәм үткәрәбез. Өмә азагында каз бәлеше белән табын була. Авылда каз өмәләрен чиратлап та үткәрәбез. Казны туганнарга да өләшәбез, сатабыз да, күчтәнәчкә дә китә», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Милена Новикова
Агентлык әңгәмәдәше авыл аша Шешмә елгасы агуы турында әйтте. Анда хәзер төлкеләр һөҗүм итү куркынычы бар, шуңа күрә казларны этләр белән бергә генә җибәрәбез, диде Зиннур Фәйзетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз