news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың Колмакчы авылындагы «Каз өмәсе»ндә: Бу бәйрәм чын күңелдән ясалган

Түбән Каманың Колмакчы авылындагы «Каз өмәсе»ндә: Бу бәйрәм чын күңелдән ясалган
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Түбән Каманың Колмакчы авылында «Каз өмәсе» этнофестивален үткәрделәр. Бәйрәм 4нче тапкыр оештырылган һәм гореф-гадәтләрне саклауга юнәлдерелгән.

«Бу бәйрәм чын күңелдән ясалган. Ә күңелне биреп, эшеңнән ләззәт алып эшлисең икән — нәтиҗәсе дә яхшы була! Бу күмәк хезмәт! Команда белән эшләнгән эш. Кунакчыл Колмакчы — игътибарга лаеклы авыл, 3 чишмә челтерәп ага, урамнарын төзек йортлар бизи», — дип белдерде этнофестивальне оештыручы, Түбән Кама китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова «Татар-информ»га.

Шулай ук әңгәмәдәш «Каз өмәсе»н оештыруда районның барлык мәдәният хезмәткәрләре, китапхәнәчеләр хезмәт салганын әйтте. Чара барышында халык талантлары җыр-моң, концерт программасы тәкъдим итте.

  • Каз өмәсе авылда күпләп каз асраучы Фәйзетдиновлар гаиләсендә үтте. Үзләре сөйләвенчә, һәр ел алар саен каз үстерәләр. Быел 40 баш каз алганнар, гадәттә «Линда» токымлыларын алалар.
news_right_1
news_right_2
news_bot