news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Күңел» радиосы җитәкчесе: Радиога теләсә нинди җырны алмыйбыз, хәтта ротациягә диелсә дә

«Җыр безнең таләпләргә туры килми икән, без аны куймыйбыз, чөнки тыңлаучылар безне аңламаячак», - диде Лилия Мәхмүтова.

«Күңел» радиосы җитәкчесе: Радиога теләсә нинди җырны алмыйбыз, хәтта ротациягә диелсә дә

«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова «Күңел» радиосында төрле җырлар булса да, теләсә нинди җырны кабул итмәүләрен әйтте.

«Башка радиолар белән чагыштырганда «Күңел»дә җырлар төрлелеге бар дип әйтәләр. Бездә төрле җырлар бар, әмма без теләсә кайсы җырны эфирда яңгыратмыйбыз. Җырчы ротациягә акча түләгән очракта да, теләсә нинди җырны кабул итмибез. Җыр безнең таләпләргә туры килми икән, без аны куймыйбыз, чөнки тыңлаучылар безне аңламаячак. Без заманадан артта калмыйбыз, үткәнебезгә дә тугры булып калабыз. Алтын урталыкны саклап яшибез», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә матбугат очрашуыннан соң.

Лилия Мәхмүтова әйтүенчә, җырны радиога кабул итәр алдыннан алар киңәшләшә, фикерләшә. «Элекке ретро-җырларга да урын бирәбез. Башкалардан калышырга ярамый, радио элекке җырлардан гына торса тыңлаучылар сирәгәя, шуңа күрә без төрлеләтәбез. Эфирга элекке җырларга аерым урын бирелә», - дип билгеләп үтте ул.

«Күңел» радиосы эшли башлаган көненнән үк үзенең гаҗәеп, матур, ягымлы тавышлы алып баручылары белән халыкның, тыңлаучыларның күңеленә кереп утырды. Үзем дә беренче көннән үк гашыйк булган кеше мин. Радионың максаты - бер күңелдән, икенче күңелгә барып җитү. Бүгенге көндә дә шушы максатны истә тотып яшибез, шушы максат безне яшәтә. Без башка радиоларга охшаган дип әйтәсем килми. Сөйләм теле, әйткән фикерләр, музыкаль бизәлеш буенча да аерылабыз», - диде җитәкче.

Элегрәк «Күңел» радиосын тыңлаучылар арасында 40 яшьтән өлкәнрәкләр булса, бүгенге көндә 25-30 яшьтән өлкәнрәкләр тыңлый, дигән фикердә Лилия Мәхмүтова.

«Максатыбыз – башка радиолар кебек республика күләмендә танылу, тыңлаучыларны табу. Районнарга, авылларга күбрәк җәеләсе килә. Безне күбесенчә Кама аръягы районнары тыңлый. Чаллы, Мамадыш, Алабуга, Арча, Биектауда үзебезнең ешлыгыбыз бар. Биектау аркылы Казан халкы да безне тыңлый ала. Шушы районнар белән генә чикләнмичә, Зәй, Кукмара, Сарман һ.б. районнарда да үзебезнең ешлыкны булдырып, тыңлаучылар табасы килә», - дигән теләген җиткерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100