news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кумык газетасы баш мөхәррире: Без проблемаларда үзебез дә гаепле - сүлпәнләндек

Кумык газетасы баш мөхәррире: Без проблемаларда үзебез дә гаепле - сүлпәнләндек
yoldash.ru

Дагыстанда чыга торган «Ёлдаш» (Юлдаш) кумык газетасы баш мөхәррире Гебек Конакбиев төрки журналистларны үзара аралашырга чакырды. Аның фикеренчә, проблемаларда журналистлар, язучылар - каләм әһелләре үзләре дә гаепле.

«Без бер-беребезне, һичьюгы төрки дөньяны да белмибез. Әлбәттә, хезмәттәшлек итәргә, бер-беребезне белергә кирәк. Газеталарда бер-беребез турында язарга кирәк», - диде ул. Гебек Конакбиев Советлар Союзы вакытындагы язучы, шагыйрьләрне өйрәнүләрен әйтте, мисал итеп ул Муса Җәлилне китерде. «Болар барысы да юкка чыкты», диде ул.

«Бер-беребезгә берни җибәрмибез, бернәрсә дә эшләмибез. Без кабинеттан да чыкмыйбыз. Виртуаль дөньяга чыгу да юк, гәрчә бернинди тыю, цензура булмаса да эшләмибез. Без бер урында утырып, күп әйберне югалттык, шөгыльләнмибез. Без үзебез сүлпәнләндек», - диде Гебек Конакбиев.

Гебек Конакбиев үзенең «Заман» дигән карачәй газетасында булганда, хезмәттәшлек турында килешүләрен әйтте. Әмма, аның фикеренчә, барысы да сөйләшүләр генә булып калган.

«Дөньяга киңрәк карыйсы иде. Хәзер милли телләр китеп бара, без бер-беребезгә терәк булсак иде. Моның өчен берни дә кирәкми, үзебезнең теләк кенә кирәк», - диде Гебек Конакбиев.

Гебек Конакбиев Татарстанда булганда татар теленең кулланылышына соклануын, хәзер шул хакта бар җирдә дә сөйләвен әйтте. «Татарстан безгә дус-кардәш. Казанда булганда бик ошаттым. Иң башта Кирмәнгә бардым һәм Сөембикә манарасы янында булдым. Телне саклау өчен бар да эшләнелә, шуны ошаттым. Бөтен оешмаларга татарча язылган. Хәтта «Ашамлыклар» дип тә язылган. Шуңа бик сөендем», - диде ул.

  • «Ёлдаш» (Юлдаш) кумык газетасы – Дагыстанда чыга торган 13 милли басманың берсе. Аның тиражы – 4000. Россиядә 565 830 мең кумык яши, шуларның 496 меңе Дагыстанда. Җанисәптә 400 мең кеше кумык телен белүен күрсәткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100