news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ёлдаш» кумык газетасы баш мөхәррире Гебек Конакбиев: Милли басмаларга бик авыр

«Ёлдаш» кумык газетасы баш мөхәррире Гебек Конакбиев: Милли басмаларга бик авыр
"Елдаш" газетасы сайтыннан

«Ёлдаш» (Юлдаш) кумык басмасы баш мөхәррире Гебек Конакбиев «Татар-информ» хәбәрчесенә язылу сезоны нәтиҗәләре турында сөйләде һәм милли басмаларның киләчәге турында фаразлары белән уртаклашты.

«Шатланырга иртә, без киләчәктә ни буласын белмибез. Гәзитне башлыча элек укыган кешеләр укый, яшьләрне кызыксындыра алабыз дип әйтә алмыйм, чөнки милли басма, ә алар русча укый. Рус теле шундый темплар белән, юлдагы бөтен нәрсәне туздырып бара. Милли басмаларга җәелү, ни беләндер кызыксындыру бик авыр. Интернет сайтны, телеграм каналны үстерү кыен – кеше русча укый», - диде Гебек Конакбиев.

  • Дагыстанда барлыгы 13 милли басма чыга. Быелдан алар холдингка берләшкән. «Ёлдаш» кумык басмасының тиражы 4 мең, шуның яртысы - альтернатив язылу. Советлар Союзы вакытында тираж 10 мең тирәсе булган, үзгәртеп кору елларында 15 меңгә җиткән. Россиядә 565 830 мең кумык яши, шуларның 496 меңе Дагыстанда. Җанисәптә 400 мең кеше кумык телен белүен күрсәткән.

«Өстәвенә милли басмаларны холдингка берләштерделәр, кыскартулар булды. Дөрес, башлыча техник персонал кыскартылды. Дагыстанда милли басмалар бик күп. Казанда булдым, татар, чуваш, тагын 2 телдә милли басмалар бар, әйбәт акчалар бирелә. Бездә 13 милли басма, рус телле басмалар, финансларны җиткерү кыен», - диде ул.

Гебек Конакбиев әйтүенчә, төп сәбәп - милли кадрлар җитмәү. «Минем корректор үлде, мин ай ярым корректор эзләдем. Төп сәбәп, билгеле, хезмәт хакы. Корреспондент 18-20 мең, бүлек мөдрие 20-25 мең ала - бик аз. Кибеткә генә барсалар да 30-40 мең алалар», - диде ул.

Гебек Конакбиев фикеренчә, милли басмаларга дәүләт ярдәменнән башка «араланып чыгу мөмкин түгел». Баш мөхәррир язылуны башлыча үз абруе белән башкаруын әйтте. «Танышларга барасың - тегендә 100, монда 50. Дөресен генә әйткәндә, менә шулай. Милли басмаларга мөнәсәбәт шулайрак», - ди ул.

Милли басмаларга ярдәм үрнәге дип Гебек Конакбиев Татарстанны атады һәм «Татмедиа» оештырган чараларда катнашуын искә алды. «Милли басмаларны югалтасы килми билгеле. Бу - комплекслы эш. Мин Казанда милли матбугат чаралары форумында сезнең Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның милли басмаларга ярдәме турында тыңладым. Ул һәр депутатның милли басмаларга язылуы турында сөйләде. Мин хозурланып тыңладым», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100