news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарадагы Итек фестивалендә «Кукмара барслары» командасы гран-при алды

Кукмарадагы Итек фестивалендә «Кукмара барслары» командасы гран-при алды
Фото: © "Татар-информ", Гөлүзә Ибраһимова

Кукмарадагы Итек фестивалендә «Кукмара барслары» командасы гран-при иясе булды.

Гран-при өчен Кукмара, Саба, Баулы районнары командалары көч сынашты. Эстафета-бәйгеләрнең күбесендә киез итек кулланылды. Эстафеталар нәтиҗәсе буенча «Кукмара барслары» иң күп балл җыйды. «Быел без ныграк әзерләндек һәм нәтиҗәсе дә булды» - диде «Кукмара барслары» командасыннан Азат Нәҗмиев.

I дәрәҗә дипломны «Саба- культура» командасы алды.

II дәрәҗә диплом белән «Баулы яшьләре» командасы бүләкләнде. Баулы районы командасы фестивальдә быел беренче тапкыр катнашты.

«Без бик канәгать, бик матур оештырганнар. Безнең быел эксперименталь команда җыелды. Аркан тарту кебек бәйгегә көчлерәк егетләр кирәк булуын аңладык. Киләсе елда тагын да шәп итеп әзерләнеп, беренче урынны алу максаты белән киләчәкбез», - диде Баулы районы командасы лидеры Ленир Дәүләтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot